Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Кабан күле хәзинәләре" фильмы - таныш-белешләрне очрату мөмкинлеге

"Кабан күле хәзинәләре" ("Сокровища О.К") фильмы киң экраннарда прокатка әзер. Мәгълүм булганча, "Кабан күле хәзинәләре" маҗаралы комедиясе Казан турында төшелерлгән тулы метражлы тәүге уен фильмы.

Ул татарстанлыларга шуның белән икеләтә якын. Аны финанслауда Ил кинематографиясенә икътисади һәм социаль ярдәм буенча федераль фонд белән ТР Хөкүмәте зур өлеш керткән.
Идея авторлары һәм режиссер аңлатуынча, шулай да фильмны Универсиада уңаеннан махсус төшерелгән дип уйларга ярамый. Аның идеясе Казан өчен мөһим әлеге вакыйга белән бәйләнмәгән. "Безгә республика җитәкчелеге дә бернинди күрсәтмәләр бирмәде. Бары Универсиадага кадәр өлгертү кирәклеген генә белдерде. Шуңа күрә бик тыгыз эшләргә туры килде. Ә болай башта ил буйлап прокатны сентябрьгә планлаштырган идек", -ди генераль продюсер Вадим Быркин.
Режиссер Дмитрий Коробкин (моңа кадәр "Ярослав", "Пестрые сумерки", "Август.Восьмого" картиналары аша таныш) фильмның консультантлары арасыннан Равил Бохараев, Рафаэль Мостафин һәм Нияз Халитовлар исемнәрен атады. Шулай да "Кабан күле хәзинәләре"нең тарих дәреслекләрен төгәл кабатламавына өметләнергә кирәкми. "Монда тасвирланган вакыйгалар чын тарихи дөреслеккә туры килеп бетми, ул күбрәк Казан турындагы риваятьләргә нигезләнеп төшерелде", - ди режиссер.
Инде хәбәр ителгәнчә, фильмны төшерү процессы 6 этаптан торган. Төшерү төркеме Казан, Мәскәү, Кырым һәм Владивостокта эшләгән. Сөембикә манарасының эчке күренешләре, Камал театрындагы күренешләр Мәскәү павильонында, ә урамдагы күренешләрнең күбесе Казанда төшерелгән. Кабан күлендә йөзү белән бәйле эпизодларның шактые (аеруча су асты декорациясе белән бәйлеләре) Кырымда- Скалистое авылы янәшәсендәге күлдә төшерелгән.
Дмитрий Коробкин трюклар белән бәйле күренешләре күп булганга, фильм постановка ягыннан бик катлаулы булды, дип саный.
Режиссер фильм казанлылар өчен генә түгел, ил тамашачысы өчен әзерләнде дисә дә, ул, иң беренче чиратта, нәкъ менә Казан тамашачысы өчен якын. Күпләр өчен ул башкаланың истәлекле урыннары белән экран аша очрашу гына түгел, таныш-белешләрне очрату мөмкинлеге дә бит әле.

"Татар-Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X