Кабат мәктәптә ашамаячакмын!
Арча районындагы Казанбаш укучыларының кайберләре хәзер әнә шулай дип кырт кисә. Кайбер әти-әниләр хәтта өйләреннән ризык биреп җибәрергә дә риза. Ашханәгә тәмам ышанычлары беткән. Гаҗәп, әмма бер үк казаннан ашап та, авырмаучылар бар. Табиблар исә бу хәлне агулану очрагы димиләр.
Авыручылар 43кә җитте
Узган атна ахырында килеп чыккан әлеге күңелсез вакыйгада 30 бала, бер укытучы һәм аның баласына зыян килүе турында хәбәр иттеләр. Аннары аларның саны 43кә җитте. Казанбаш мәктәбендә барлыгы 68 укучы белем ала. Хастаханәгә соңгы эләгүчеләр – пешекче белән ашханә хезмәткәре. Кыскасы, өлкәннәрне урап узмады бу хәлләр. Косу, эч китү, температура күтәрелү... Олысы да, кечесе дә әнә шуннан җәфа чиккән.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина бозылган ризык ашату турындагы мәгълүматны кире какты. Эчәк гриппы таралуга ашханә белгечләренең медицина тикшерүен тулысынча узмавы, ризык әзерләү, табак-савытка кагылышлы хилафлыклар китергән. Әзер һәм чи ризыклар өчен бер үк җиһаздан файдаланганнар. Балалар ашаган иттарткычтан чыгарылган тавык итенең тышлыгында бернинди язу да күрсәтелмәгән. “Пешекче чәршәмбе көнне авырып киткән. Аның урынын ашханә хезмәткәре алыштырган. Тик ул бу эштә катнашырга тиеш түгел”, – ди Авдонина. Ә норовирус, ягъни эчәк гриппын ашханә хезмәткәрләре тараткан дип шикләнәләр. Бу вирусны йоктырган кеше ишек тоткасына тотынса да, башкаларга чир күчә ала икән.
Мичкәдәге чүпләрне җомга яндырганнар
– Бу агулану түгел, кизү... Бөтен матбугат Казанбаш авылы укучылары агуланган дип сөйләде. Балалар тәбә, тавык фаршыннан агуланган дигән сүз дөрес түгел, – дип агулану очрагын кире какты Арча мәгариф бүлеге башлыгы Алмаз Ибраһимов. – Авыруны пешекчедән таралган диделәр. Әмма ул чәршәмбедән бирле чирли дигән сүз дөреслеккә туры килми. Ул бер көннән соң эшкә чыккан. Пешекчедән кала уку йортында бер ашханә хезмәткәре һәм хуҗалык мөдире исәпләнә. Соңгысында чирне тапмадылар. Хезмәткәрләрнең барысы да табиб тикшерүе үткән.
– Мәктәптә куллану вакыты чыккан ризыклар, калдык-постык тутырылган мичкәне тизрәк юк иткәннәр дигән сүз дә ишетелде.
– Балалар шимбә көн кичен авырый башлады. Ә мичкәдәге чүпләр җомга көн үк яндырылган. Анда вакыты чыккан йогырт кабын тапканнар. Мәктәптә әлеге сөт ризыгы бөтенләй бирелми. Бәлкем, ул балалар бакчасыныкыдыр, бәлкем, аны берәр хезмәткәр алып килгән булгандыр. Без инде әти-әниләргә, әгәр ашханәдәге ризыктан шикләнәсез икән, аны юк итәргә әзербез, дип аңлаттык. Каршы килсәләр, барысын да юк итәчәкбез. Безгә продукция тендер откан оешма аша кайта. Теләсә ничек кайтарта алмыйбыз.
– Роспотребнадзор вәкилләре, иттарткычтан чыгарылган тавык итенең язуы юк, дигән хәбәр дә җиткерде...
– Ашханәгә фарш бөтенләй кайтарылмаган. Аны пешекчеләр үзләре ясаган. Шуңа күрә язуы да юк.
Без табиб түгел
Яңа Кенәр участок хастаханәсе мөдире Әлфия Аксакова әйтүенчә, балаларның хәле әйбәт, кичә аларның барысы да өйләренә кайтырга тиеш иде. “Балалар ризыктан агуланмаган, аларда норовирус табылды. Бу анализлардан күренә. Мондый вирус белән моңа кадәр килгәннәре булмады”, – ди табиб.
Шимбә төнендә балалары белән хастаханәгә эләккән әти-әниләр газизләре яныннан бер минутка да китмәгән. “Һәр палатага бер әни калырга дип сөйләштек. Монда бер керсәң, чыгармыйлар. Улыбызга – 8 яшь. Мәктәптән кайткач, бик нык косты. Болай авырганы юк иде әле, – ди исемен күрсәтергә теләмәгән ана. – Хәзер бик курка. Мин мәктәп ризыгын башка ашамыйм, ди. Баштагы чорда ашауны биреп җибәрербез инде. Аннан әти-әниләр җыелышында бу мәсьәләне ныклап күтәрербез. Әти-әниләр әлеге хәлне ризыкның сыйфатсыз булуыннан күрә. Бала мәктәптән кайткач, ашау тәмле яки тәмсез ди иде. Моңа игътибар итми идек. Дөрес, ашханәгә барып караган да булмады. Көнгә 10ар сум акча җыябыз. Күбрәк сорасалар да бирергә риза. Әмма башка мондый хәл генә була күрмәсен. Балалар ризыктан чәч чыга дип зарлана. Кечкенәләр сүзенә ышанмас та идең, моны зурлар әйтә”.
Әти-әниләрнең күбесе ачылып китәргә теләми. “Диагноз куярга табиб түгел. Агуланганмы, вирусмы? Әйтә алмыйм. Балабыз косты, температурасы күтәрелде. Кизүгә охшаган иде. Авырдылар, хәзер сихәтләнәләр. Иң мөһиме – сәламәтләнеп кайталар”, – ди бер ана. Әхмәтгалиевларның да кызы ул көнне мәктәпкә барган, башкалар белән бергә тәбә ашаган. Әмма аңа кизү эләкмәгән. “Тәбә тәмле иде диде”, – ди Гөлнара.
Бу вакыйгалар турында хокук сакчылары ни ди? Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, Арча районында балаларның күпләп авырып китүе буенча кузгатылган тикшерү эше дәвам итә. Балаларга кискен эчәк инфекциясе диагнозы куелган. Мәктәп директоры тоткарланган. Ул хокук сакчылары белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтеп, алар янына үзе килгән. Вазыйфаи затларга 70 мең сумга кадәр штраф билгеләнергә мөмкин.
Ашханәдә ничек тәртип урнаштырырга?
Моннан ике ел элек Балтач районының Кече Лызи мәктәбендә дә шундый хәл булган. “Ул вакытта мин эшләми идем, шуңа күрә барлык нечкәлекләрен белмим. Дөрес, хастаханәгә эләгүче балалар саны Арчадагы кебек үк күп булмады. Бездә барысы 179 укучы белем ала. Алар ике тапкыр ашый. Айга 500 сум акча җыялар. Барысы да чисталыктан башлана. Шуңа күрә хуҗалык мөдире көн саен ашханә хезмәткәрләрен тикшереп тора. Дәфтәргә кул куйдырта. Табиб тикшерүе вакыты чыкмаганмы дип карап кына тора. Балалар кулларын югач, киптергечтә киптерәләр. Кизү торучы моны карап кертә. Табак-савытлар яхшылап юыла, – ди директор Эмиль Гарипов. – Ризыкны бәйге аша откан оешма китерә. Теләсә кемнән сатып ала алмыйбыз. Итне дә хуҗалыктан алырга ярамый. Бөтен продукцияне хуҗалык мөдире кабул итеп ала. Каплары ачылып ябылмаганмы, язулары сертификатка туры киләме дип барысын энә күзеннән үткәрә. Әгәр шикләнсә, кире борып җибәрә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев