Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабат шул һава торышына “бәйләнәбез”: 2018 ел ничек килер?

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче, кемнәрдер "халык синоптигы" дип йөртүче Әмир абый Шәрәфиев турында республикада белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр инде. Без дә яздык, башкалар да язды. Барлык мәгълүмат чаралары да бик үз итә аны. Бердән, үзе бик ачык, күңелле әңгәмәдәш, кайчан гына шалтыратсаң да, һава торышы турында сәгатьләр буе сөйләрлек...

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче, кемнәрдер "халык синоптигы" дип йөртүче Әмир абый Шәрәфиев турында республикада белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр инде. Без дә яздык, башкалар да язды. Барлык мәгълүмат чаралары да бик үз итә аны. Бердән, үзе бик ачык, күңелле әңгәмәдәш, кайчан гына шалтыратсаң да, һава торышы турында сәгатьләр буе сөйләрлек мәгълүматы, фаразлары, күзәтүләре бар.

Икенчедән, ул кызыксынган тема бөтен кешегә дә уртак. Көн дәвамында, сүз югыннан сүз булсын дип тә, ничә мәртәбәләр шул һава торышына барып "бәйләнәбез" ләбаса.
Анысы да бит аның соңгы елларда бигрәк көйсезләнде: ни синоптикларның, ни сынамышларның, ни күрәзәчеләрнең фикеренә колак салмый. Нишлисе килсә, шуны эшли. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина әйткәндәй: "Ә Табигать гадел! Юк кодасы, кодагые, килен-кияве". Үз кануннары белән, беркемнең әмеренә дә, теләгенә дә буйсынмый яши бирә. Әле еш кына алдан кычкырган күкенең башы тишелә дигәнне кат-кат искә төшереп, өч көн алдан юраганнарыбызны да юкка чыгара.Быел да әнә, мартка карап, яз иртә килә дип, итәк-җиңнәрне кыс­тырган идек тә, елдагыдан унбиш көнгә үк соңга калды...
- Әмир абый, Сез язның шулай киләсен фаразлаган идегезме?
- Иң элек шунысын әйтим әле.Кайчакта миңа: "Менә син шулай дигән идең, туры килмәде бит", - дип әйтүчеләр бар. Мин бит галим дә түгел, кулымда бернинди көчле приборларым, аппаратураларым да юк. Фәкать 1978 елдан бирле бер көн дә калдырмый язып барган һава торышы көндәлекләремә карап һәм кырык еллап география укытучысы булып эшләү практикасыннан чыгып, ниндидер анализлар, фаразлар гына ясыйм. Кабатлап әйтәм: фаразлар гына. Фараз икән, димәк, ул тулысынча шулай була дигән сүз түгел, анда үзгәреш-тайпылышлар да - гадәти хәл.
Язга килгәндә, дөрестән дә, мин инде февраль, март, апрель­дә була торган өч буранның булмавыннан чыгып, яз соңга калачак, дигән идем. Ул ике атнага соңга калды. Март ае, хәтерлә­сәгез, бик җылы булды. Гадәттә 7 февральдән 7 мартларга кадәр хут суыгы була иде, быел ул да булмады. Бу 7 фев­ральдән безгә Себер антициклоны үтеп керүгә бәйле. Сентябрь мартка карап килде. Март җылы булса, сентябрь коры, суык була. Христиан динен­дә­геләр дә Пасха, Яфрак бәйрәмендә көн ямьсез булгач, җәй шулай булачак, дигән­нәр иде.- Быелгы яңгырлы, салкын җәй авылда яшәүчеләрне хафага салды: печәнсез, балсыз калабыз икән дип куркучылар булды. Сезгә мөрәҗәгать итү­челәр артмадымы?- Чыннан да, безнең як җи­тәкчеләре, гади авыл халкы да күп шалтыратты. Мин аларның һәр­кайсына: "Курыкмагыз, печән дә, ашлык та мул булачак, җыеп алырга көннәре дә булачак, дидем. Кү­зәтүләрем июнь ае салкын, яң­гырлы булса да, июль башында гына яңгырлы булачак, көн әйбәтлә­нәчәк дип күрсәтә иде. Шулай булды бит.
- Сентябрь үтеп бара инде, әле кыраулар да төшмәде, яф­рак­лар да саргаймый. Бу да шул язның ике атнага соңга калуына бәйлеме?
- Нәкъ шулай. Җәй ике атна сентябрьгә керде, көз декабрьгә ке­рәчәк. Кырауга килгәндә, ул бер тапкыр туфракта шактый көчле булып төште инде.
- Чәчәкләр үлмәде бит.
- Әйе, чәчәкләргә зыяны булмады. Туфракта булды чөнки.
- Сентябрьдә бераз кояшлы көннәр булган иде, мәгълүмат чаралары "әбиләр чуагы" дип сөйли башлады. Пәрәвез дә очмады, гомумән, әбиләр чуагы соңрак була иде түгелме соң?
- Юк, әбиләр чуагы нәкъ менә симән көннән - 14 сентябрьдән баш­ланырга тиеш. Быел да шул ти­рәдә булды, пәрәвез дә очты. Урыслар көзне дүрт этапка бүлә, шуннан күреп, бездә дә хәзер "иртә әбиләр чуагы", "соң әбиләр чуагы" дигән бүленешләр башланды. Ул берәү генә була. Дөрес, әле ок­тя­брь­­дә дә бик матур кояшлы җы­лы көннәр була, әмма ул инде әбиләр чуагы түгел, урыслар әйткән "глубокая осень". Әле алтын көз буласы бар, анысы яфраклар саргаеп беткәч була. Бүген менә бездә (26 сен­тя­брьдә) Яңгулда ярма рәве­шендә кар күр­сәтте. Сынамышлар буенча 60 көннән кар ятарга мөм­кин дигән сүз бу.
- Әмма еш кына бу сан дөрес булып чыкмый...
- Табигать, климат шулкадәр кызык бит ул. Татарстандагы 300 километр ераклыктагы районнар арасында - дүрт төрле климат. Туры килүгә болары да, ай, кояш календарьлары да йогынты ясый.
- Сез алдагы сөйләшүдә, һава торышы фәләнчә елдан кабатлана, ничәдер елдан соң кыш җәйгә яки киресенчә охшап килә башлый, дигән идегез.
- Тулы цикл 33 елдан кабатланырга тиеш. Алты ел ярымнан соң кыш - җәйгә, җәй кышка охшап килү башлана.
- 2018 елда ничек булачак соң? Кайсының чираты?
- Әлегә җәйгә охшап кыш килә, киләсе ел бу циклда соңгы ел булырга тиеш. Октябрьдән башлыйм әле: бу айда, әйткә­нем­чә, бер атна тирәсе 12-15 градуслы җылы, матур көннәр булачак. Ноябрь, декабрь дә чагыштырмача җылы булыр кебек. Әмма декабрь, гыйнварда озакка сузылмаган аномаль суык­лар булып алачак. Гыйнвар ахырында да көтелә мондый көннәр. Февраль салкын булыр, әле бу салкыннар март башына да калыр. 2018дә хут суыклары да булыр, яз иртә килер.Автордан. Тик онытмыйк: бу -юраулар түгел, фаразлар гына. Алар кабул буламы, юкмы - монысы Галиҗәнап Табигать эше. Без­гә күнәргә һәм барысы да әйбәт бул­сын дип теләргә генә кала.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев