Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабинетларга чират торучыларга 10 киңәш

1. Дәүләт органнарында нидер теркисе яки бүтән эш башкарасы булсагыз, иң элек интернеттагы uslugi.tatarstan.ru сайтына кереп карагыз . Бу дәүләт хезмәтләре порталы. Анда чиратка язылырга, нинди документлар кирәклеген ачыкларга, тиешле бланкларны күчереп алырга, хәтта пошлина, салым, штрафларны алдан түләп куярга була. 2. Оешмага барыр алдыннан бөтен документларыгызны әзерләп куегыз. Хәтта...


1. Дәүләт органнарында нидер теркисе яки бүтән эш башкарасы булсагыз, иң элек интернеттагы uslugi.tatarstan.ru сайтына кереп карагыз . Бу дәүләт хезмәтләре порталы. Анда чиратка язылырга, нинди документлар кирәклеген ачыкларга, тиешле бланкларны күчереп алырга, хәтта пошлина, салым, штрафларны алдан түләп куярга була.

2. Оешмага барыр алдыннан бөтен документларыгызны әзерләп куегыз. Хәтта кирәк булмас дигән документларны да алырга киңәш итәм, авыр түгел бит. Тәҗрибә шуны күрсәтә, алар еш кына кирәк булып куялар. Кире өйгә чабасы булмас.

3. Өйдән үзегез белән А4 форматындагы 5-6 кәгазь бите алыгыз. Еш кына гариза яки башка документ язар өчен кирәк була ул. Кәгазь кыстыра торган катыргы планшетыгыз булса, тагын да әйбәт. Гадәттә, бланк тутыру өстәле янына алма төшәрлек урын да булмый чөнки.

4. Ике каләм алып барыгыз. Берне генә алсагыз, бергә чират торучы күршегез "кайчан язып бетерә инде бу, ручкасын сорап торыр идем" дип өстегездә торачак.

5. Аерым папкада бөтен документларыгызның копиясе булу комачауламас. Кайвакыт оригиналь документлар белән бергә копияләр дә сорыйлар.

6. Кабинет төбенә килгәч, иң элек чират алыгыз. Шуннан соң чират торучылардан кайда һәм нишлисен сораштырыгыз. Бәлки, башны тыгып бланк аласыдыр, бәлки башта бүтән кабинетка керәседер, бәлки диварда гариза язу үрнәге бардыр. Гадәттә, чират торучылар кабинетларда утыручыларга караганда ачыграк һәм сөйләшүгә җиңелрәк бара торган була.

7. Түрә кеше тутырырга буш бланк бирсә, "мин язганда гел ялгышам" дип 2-3 нөсхә сорап алыгыз. Беренчесен бозсагыз, икенчесен чиста була. Ике кат йөрисе булмас.

8. Бланк тутырасыгыз килмәсә, урындагы кешеләрдән сорагыз, бәлки акчага тутырып бирү хезмәте бардыр. Кайбер оешмаларда 200-300 сум түләсәң, барлык кәгазьләрне үзләре тутырып бирәләр.

9. Эшсез йөрүче балагыз яки ярдәм итәргә торган пенсионер әти-әниегез булса, чират торышырга аларны да җитәкләргә мөмкин. Кайвакыт берничә кабинетка чират торасы, яки документ тутырганда чиратны саклыйсы була бит.

10. Дәүләт оешмасына барган көнне кичкә бәйрәм-фәлән планлаштырмагыз. Чөнки, беренчедән, озын-озын чират торып, бер өтер аркасында бланкларны яңадан күчереп язып, урындагы түрәләрнең уфылдый-уфылдый җавап бирүләрен тыңлап, кәефегез тәмам кырылган булыр. Икенчедән, дәүләт органында кәгазь эшләре бетү - үзе бер бәйрәм!

Данил СӘФӘРОВ
Ирек мәйданы

№ --- | 04.02.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев