Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ринат Шамилов: «Кайда барсам да, мин татар дип горурландым»

Авылда тот­кан ролен барлаган мәлдә, әле­ге канатлы әйтемнең Явлаштау­да яшәүче Ринат Шамилов кебекләргә әйтелгәнлегенә ышан­дым. Узган елның көзендә аңа 70 яшь тулды. Аксакаллар яше.

Авыл – ил тоткасы. Бер караганда гади генә сүз тезмәсе. Әмма  мәгънәсе зур. Һәр  торак пунктның авыл-ил тоткасы дип әйтерлек кешеләре була. Җәмәгать  эшләрендә башлап  йөрүчеләр, нинди дә булса мәсьәләдә үзенә җаваплылык алучылар һәрвакыт кирәк.

Элек старосталар булган. Алар сайлап куелгач, халык тынычланып калган: “бездә әнә ул хәл итә”, “әнә ул барсын”, “аннан сорагыз” һәм башкалар. Вазифасын яхшы башкарамы ул, начармы – баштарак анысы ул кадәр үк мөһим түгел, аның каравы бүтәннәр өс­теннән йөк төшкән. Авылда тот­кан ролен барлаган мәлдә, әле­ге канатлы әйтемнең Явлаштау­да яшәүче Ринат Шамилов кебекләргә әйтелгәнлегенә ышан­дым. Узган елның көзендә аңа 70 яшь тулды. Аксакаллар яше.

“Мин гади колхозчы гаиләсендә дүр­тенче бала булып туганмын,– ди Ринат Шамил улы. – Мәчет янын­дагы йортыбыз кечкенә генә иде. Шунда әти-әни, апам Равилә, абыйларым Фоат, Рузалим, сеңлем Фәридә яшәдек. Яшел чирәмле авыл урамында яланаяк уйнап үс­­тек. Табигать әкияттәге кебек: әй­ләнә-тирә урман, шаулап Мишә елгасы ага. Чишмәләр челтери, су­да балык тотарга була. Шушы матурлыкка сокланып, абый-апалар янында эшкә өйрәнеп, тормыш дигәненең ни икәнлегенә төшенә башладык. Җир, авыл кешесе өчен хезмәт – зур байлык. Аннан башка яшәү мөмкин түгеллеге минем аңга әкренләп үтеп керде”.

  Кечкенә генә иске агач мәк­тәп­­тә аны хәреф танырга берен­че укытучысы Мәсфүрә апа өй­­­рәтә. Сыйныф җитәкчеләре Вә­­­силә апа Хуҗина рус теле һәм әдә­­­бия­тыннан укыта. Концерт-спек­­такльләр әзерләп авыл клу­­бында чыгышлар ясыйлар. Та­вы­шы барлыгын күреп, аны рай­он күләмендәге чараларга да алып баралар. Апасы, мәктәп тә­­­мамлауга, фермага эшкә килә. Башта бозаулар карый, аннары сы­ер сава.  Аңа Ринат та булыша. Көн­гә өч тапкыр 12 сыер саварга ки­рәк. Шулай итеп, кечкенә вакыт­та аның башына кергән “җир” төшенчәсенә “терлек” дигәне дә өс­тәлә. Димәк, малларга мә­хәббәте кеч­кенәдән уянган. Мәктәптә зоо­логия, ботаника фән­нә­рен дә яратып үз­ләштерә ул. Ме­нә шу­­шы алшартлар аны авыл ху­­җа­лыгы белгечлеге алуга тарта да инде. Тукай (Әтнә районы) авыл ху­җалыгы техникумында зоотех­ния бүлегендә укыганда егет яңа кешегә әверелә, уйлау сәләте ки­ңәя, кешеләр белән аралашу манерасы үзгәрә. Техникумда олы сәхнә белән очраша, агитбригада составына керә. Ел әйләнә Арча районы авылларында концертлар куялар. Әтнә мәдәният йорты каршында хорга йөри. Режиссер Го­мәр Мәр­данов ха­лык театры куйган спек­такльләрдә мас­совкаларда кат­на­ша. Ягъни шактый вакыты сәхнәләрдә уза.

“Армиягә алынып Латвиянең баш­­­каласы Ригада хез­мәт иткәндә дә, – ди Ринат абый, – үзешчән сән­гатьтә актив катнаштым, рус җыр­­ларын башкардым. Ротада за­­певала идем. Хәзер өлкән лейтенант дәрәҗәсен йөртәм. Хәрби хезмәттә чакта әнием вафат булды. Мин авылда калу нияте белән төп йортка абыем һәм туган апам гаиләсенә кайттым. Ниятем башта бераз ял итәргә иде. Әмма Калинин исемендәге колхоз рәисе Габделнур абый Җәлилов мине идарәгә чакырып: “Ындыр табагына мөдир кирәк. Менә шушы эшне башкарып чык та, аннары ял итәрсең”,– диде. Август аенда барлык ашлыкны ам­барларга кертеп урнаштырып, эш­не төгәлләдек. Ике көн дә узмады – Габделнур абый тагын чакыра. “Мә­дәният йортында җитәкче юк, әйдә, шунда”,– ди бу. Вәгъдә иткән ялы турында исенә төшердем. Ике сөйләшеп тормады. Клуб шуның урыны инде ул, рәхәтләнеп ял итәрсең, диде”.

Нинди урын икәнен соңрак аңлый Ринат абый. Анда башкалар ял иткәндә дә эшлисе икән. Хезмәт юлы әнә шулай Явлаштауда яңа проект белән районда беренчеләрдән төзелгән мәдәният йортыннан башлана. Габделнур абый мәдәниятне бик ярата, хөрмәт итә иде. Күп ярдәм  күрсәтә. Директор сәнгать җитәкчесе Мулланур Мусин бе­лән, зур планнар корып, эшкә керешә. Балалар һәм олылар өчен түгәрәкләр оештырыла. Кон­церт-спектакльләр дә ешая. “Мишә дулкыннары” агитбригадасы республика күләмендә лауреат була. Мәдәният йорты районда алдынгылар сафында. 1978 елда хезмәттәге уңышлары өчен Ринат Шамиловны Вьетнам Халык Республикасына турис­тик юллама белән бүләклиләр. Әйтегез, хәзер кемгә тәти андый онытылмас сәяхәт.

1987 елда директор тормышында үзгәреш: аны КПСС райкомы районның иң ерак хуҗалыгы– “Җә­лил” совхозына партком сек­ре­таре итеп җибәрә. Ул вакытта ком­мунист кеше партия кая кушса, шунда барырга тиеш иде. Шуннан соң өендә аны сирәк күрәләр. Артта калган хуҗалыкны аякка бастырам дип, чабу да чабу инде. Биш елдан соң партиянең таралуы аны туган авылына кайтара һәм юллар фермага илтә. Ни өчен икәнен мәкалә башында язган идем. Кабат мәдәният йортына эшкә килергә ризалашмый Шамил. Ярдәм кирәк икән, булышырга әзер. Башта өч ел сыерлар сава, аннары үгезләр симертә. Район күләмендә алдынгылар сафыннан төшми. 2004 елда хезмәтен зурлап “Татарстанның атказанган терлекчесе” исемен бирәләр.

Ринат Шамилов лаеклы ялда да авыл тоткасы булып  калды. 2009 елда аны Явлаштау җирле үзи­да­рәсе каршындагы ветеран­нар оешмасы рәисе итәләр. Хәзер дә 150гә якын өлкән кешене кайгырта, туган  көннәрендә от­крыт­калар юллый, үтенечләрен тыңлый. 1925 елда төзелеп, манарасы киселми калган бер гасырлык мәчеттә азан әйтә һәм ритуал хезмәт тә башкара. Бик кирәкле кеше.

Инде сәхнә дигәндә, һаман да алыштыргысыз җан. 1996 елда ул оештырган “Канәфер” фольклор ан­­самбле хәзерге көндә дә эшли. Шулай ук өлкәннәрнең район мә­дәният йорты каршындагы “Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсенә дә йөри ул. Күрше районнарга чыгып, тере тавышка җырлыйлар, микрофон кулланмыйлар. Шәхсән катнашкан бәйгеләрдә дә сынатмый. Татар эстрада сәнгатенең бө­ек җырчысы Әлфия Авзалова исе­мендәге халыкара фестиваль-конкурсында 1нче турда җиңү яулап, 2 турда да уңышлы чыгыш ясады. Өлкәннәрнең республика ”Балкыш” конкурсында 6 ел барып, биш тапкыр 1 дәрәҗә лауреат исеме алды. ТНВ каналында “Җырлыйк әле” тапшыруында моңлы тавышын республикада, чит өлкәләрдә яңгыратты, ике тапкыр җиңүче булып танылды. 2023 елда «Җырла милләт, җырла Республика» конкурсында катнашып, район Сабантуенда “Болгар” радиосының махсус призы тәкә белән бүләкләнде.

“Кайларга барсам да, мин татар, диеп горурландым. Милләтем, туган телем, туган җирем дип яшәдем һәм мин шушы хисләремне җырларым аша халкыма җит­кер­дем. Безнең моңнар гасырлар­дан гасырларга­ күчеп яши. Ки­ләчәк буын да аннан мәхрүм бул­мас”, – ди Ринат Шамил улы.


“За­мандашым Ринат күпкырлы талант иясе. Район кү­лә­мендәге күп кенә мәдәни чаралар аның катнашыннан башка үтми. Әнә шундый кешеләр милләтнең умыртка баганасын тәшкил итә дә инде. Терлекчелектә эшләгән елларында мин фермага килгән саен Ринат белән очрашып, кү­решеп, сөйләшми калмый торган  идем. Аның тормыш борылыш­ларында югалып калмыйча, чын кешелеклелеген саклап, зур уңыш­ларга ирешүе һәрвакыт сок­ландыра”, – диде аның турында ТРның атказанган ветеринария табибы Габит Фәрхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев