Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"КАМАЗ" белән җиңел машина бәрелешкән: һәлак булучылар бар

Яр Чаллы-Түбән Кама трассасында юл-транспорт һәлакәтендә яшь егет һәлак булган. ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, авария бүген төнлә сәгать 2.45 юлның 6 нчы километрында булган. Kia Spectra автомобиле руле артында утырган 1987 нче елгы егет зур тизлектә узыш тыелган урында каршы як полосага чыккан. Ул каршы як...

Яр Чаллы-Түбән Кама трассасында юл-транспорт һәлакәтендә яшь егет һәлак булган. ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, авария бүген төнлә сәгать 2.45 юлның 6 нчы километрында булган.

Kia Spectra автомобиле руле артында утырган 1987 нче елгы егет зур тизлектә узыш тыелган урында каршы як полосага чыккан. Ул каршы як полосада "КАМАЗ" белән бәрелешкән. Аның руле артында 1977 нче елгы ир булган.

Җиңел машина йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән. Ул куркынычсызлык каешлары белән эләктерелмәгән булган.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев