Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камияр Байтемиров: Фермерларга алга таба бераз яхшырак мөнәсәбәт булсын иде

Казанда фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара бара.

Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров фермерларга алга таба тагы да яхшырак мөнәсәбәттә булсыннар иде дигән теләген җиткерде.

«Проблемалар гел булачак. Закон чыгару һәм башкарма хакимият безнең өндәүләргә, теләкләргә колак салырлар дип ышанам. Фермерларга яхшырак мөнәсәбәт булсын иде», — дип чыгыш ясады ул Казанда «Корстон» залында фермерлар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантанада.

Ул 30 ел эчендә бик күп эш башкарылганын искәртте. «Киләсе 30 елны шундый ук составта каршылап, Татарстан һәм Россия өчен күпме эш башкардык дип горурланып әйтерлек булсын», — дигән теләктә калды. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев