25 март 2021 яңалыклары
-
Фермер династияләре конкурсында җиңүчеләрне ачыкладылар
Бүген фермер хәрәкәтенең 30 еллык юбилее кысаларында «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясенә бүләкләр тапшырды.
-
26 мартка һава торышы
26 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Кайбер җирләрдә томан төшәчәк. Акрын тизлектә җил исәчәк. Төнлә -3..-8°, аязганда -13°, көндез +1..+6° градус булачак. Юлларда бозлавык.
-
"Өлкәннәр" клубы "Саба таңнары"нда
Фоторепортаж.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме оештырылды
25нче март көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә гүзәл милли бәйрәмебез-Нәүрүз бәйрәме оештырылды.
-
Саба районында әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханы көне
25нче март көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теле фәненнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.
-
“Оныкларым да удмуртча сөйләшер дип өметләнәм”
2010 елда үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча районыбызда 27 милләт вәкиле яши. Шуларның 96 проценты- татарлар, 3 проценты – руслар, калганы- башка милләт вәкилләре. Халык саны буенча, руслардан кала, икенче урында – удмуртлар. Аларның күпчелеге Иштуган бистәсендә гомер итә. Алар бүген ничек яши? Татар мохитендә көн күреп үз телләрен, милли гореф-гадәтләрен саклый аламы? Шушы һәм башка сораулар белән без Иштуганда яшәүче удмурт милләтле Светлана Ивановага мөрәҗәгать иттек.
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Эстрада, театр булмаганда, милләтебезне дин саклаган
«Бер гасыр әлек татар эстрадасы, театры булмаган. Динебез генә булган», — диде Татарстан мөфтие.
-
Камияр Байтемиров: Фермерларга алга таба бераз яхшырак мөнәсәбәт булсын иде
Казанда фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара бара.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #16 / "Ң" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады
ТР Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә республика актерлары һәм музыкантларының чыгышлары яздырылган видео урнаштырган.
-
Сабада Тәлгат Нәҗмиевка һәйкәл куелырмы?
“Әгәр дә кодрәтемнән килсә, мин аның бер китабындагы ишәккә арты белән атланып төшкән фотосын нигез итеп алып, Сабаның үзәгенә шундый һәйкәл салып куяр идем”,– дип сөйләде галим Хатыйп Миннегулов Тәлгать Нәҗмиевны искә алуга багышланган очрашуда.
-
«Чын күңелдән» дип исемләнгән кичке утыру
24нче март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре Г.Х.Садыйкова һәм Г.М.Әхмәтшина балалар өчен «Чын күңелдән» дип исемләнгән кичке утыру оештырдылар. Музыка балаларны тәрбияләүдә аерым һәм уникаль урын алып тора. Бу сәнгатьнең әлеге төренең үзенчәлеге белән дә аңлатыла. Чара башында балалар музыка уен кораллары, аларда уйнарга өйрәнү методлары һәм формалары белән таныштылар.
-
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында сәламәтләндерү чаралары
«Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты»нда вак моторика өчен күнегүләр даими рәвештә үткәрелеп килә. ЛФК кабинетында күп функцияле тренажер урнаштырылган. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар бу бүлмәдә һәр көнне шөгыльләнәләр. Әлеге шөгыльләр ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте артуы һәм тормыш сыйфаты яхшыруы күзәтелә.