ТР Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә республика актерлары һәм музыкантларының чыгышлары яздырылган видео урнаштырган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.
«Бәйрәм белән! С праздником!» - диелгән республика Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган постта.
Котлау тексты Татарстан артистлары һәм музыкантларының чыгышлары, республика мәдәният учреждениеләре сурәтләнгән кадрлар һәм бәйрәм чараларындагы чыгышлар белән үрелеп бара.
Фото: tatarstan.ru
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев