Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фермер династияләре конкурсында җиңүчеләрне ачыкладылар

Бүген фермер хәрәкәтенең 30 еллык юбилее кысаларында «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясенә бүләкләр тапшырды.

Җиңүчеләр 100 мең сум күләмендә премия алдылар. Алар арасында Лениногорск, Саба, Теләче, Менделеевск һәм Чистай районнарыннан фермер династияләре бар.

Мәсәлән, Лениногорск районының Урмышлы авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе 22 елдан артык үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Фәнзәт династиясе башлыгы - 2006 елдан, ә Азат 2014 елдан фермер эшчәнлеге белән җитди шөгыльләнә башлаган. Хуҗалыкта алар 136 ц/га азык, 29 га бөртекле һәм 9 ц/га техник культуралар үстерәләр. Моннан тыш, хуҗалыкта 285 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 4 ат бар.

Саба районының Мишәбаш авылыннан Әхәтовлар гаиләсе 26 елдан артык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Фәиз фермер эшчәнлеге белән - 2004 елдан, ә Данир 2012 елдан башлап шөгыльләнә. Фермада 110 баштан артык эре мөгезле терлек асрала. Фермерлар 10 мең тонна сөт җитештерәләр.

Теләче районы Югары Мәтәскә авылыннан Сәлахиевлар гаиләсе 23 елдан артык катнаш авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Рафыйк фермер эшчәнлеге белән - 2005 елдан, ә Рамил 2013 елдан башлап шөгыльләнә. Хуҗалыкта 100 баш сыер бар, гектардан 33,6 центнер бодай, 31,1 центнер арпа һәм 33,2 центнер солы алганнар.

Менделеевск районының Енабердино авылыннан Леонид һәм Николай Васильевлар гаиләсе 17 елдан артык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Фермер эшчәнлеге белән 2012 елдан бирле шөгыльләнәләр. Фермада 80 баш эре мөгезле терлек бар, шуларның 19ы - яшь терлек. Фермерлар 257 тонна сөт җитештерәләр. Алар шулай ук гектардан 23 центнер бөртекле  ашлык  алганнар.

Чистай районының Кече Талкыш авылыннан Шәриповлар гаиләсе 22 елдан артык сөт терлекчелеге һәм бөртекле культуралар җитештерү белән шөгыльләнә. Җәүдәт династиясе башлыгы фермер эшчәнлеге белән - 2008 елдан, ә Илшат 2011 елдан шөгыльләнә башлаган. Фермада 62 баш эре мөгезле терлек, 314 баш сарык, 130 яшь терлек асрала. Фермерлар 400 тонна сөт җитештерәләр. 40 тонна бөртекле ашлык алганнар.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 20 февраленнән 21 мартына кадәр узган фермер династияләре конкурсында кимендә ике  буын фермерлар  булып  торучы һәм гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия булган  бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары катнаша алды.

Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев