Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме оештырылды

25нче март көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә гүзәл милли бәйрәмебез-Нәүрүз бәйрәме оештырылды.

Нәүрүз-борынгы бәйрәм, элек-электән  әби-бабалырыбыз  үткәргән язны каршы алу  бәйрәм ул. Чарага Төн, Көн,Кояш кызы килде. Алар балаларыбызга изге теләкләрен  җиткерделәр. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай балаларга төрле кызыклы уеннар : “Көйне таны!”, “Мәкальләрдә-күзәтүләр”, “Халык биюләрен башкар” кебек уеннар уйнаттылар. Балаларыбыз яз килүенә шатланып уйнадылар, биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар.  Бәйрәм ахырында Нәүрүзбикә  балаларга күчтәнәчләр таратты. Чара милли югарылыкта, күңелле, оешкан төстә узды. Барыгызны да Нәүрүз  бәйрәмнәре  белән! Яз бәйрәме, дуслык бәйрәме белән!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев