Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханы көне

25нче март көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теле фәненнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.

Бу акциядә балалары чыгарылыш сыйныфта укучы 12 әти-әни катнашты. Чын имтихан шартларына якынайтып, катнашучылар “металлэзләгеч” аша уздылар. Әти-әниләр экзамен биремнәрен чыгарту барышы белән таныштылар.Һәр катнашучыга имтихан материаллары таратылып, бланкларны  тутыру буенча инструктаж үткәрелде. Әти-әниләр өчен имтихан 30 минут дәвам итте, чынында чыгарылыш сыйныф укучысы аны 3 сәгать 30 минут дәвамында яза. Биремнәр 11 сыйныф укучысы эшли торган форматта, ләкин күләме белән аерыла. Укучы 27 бирем үтәсә, әти-әниләр имтиханда 3 биремгә җавап бирделәр. Бу чарадан алар бик канәгать калдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев