Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Чын күңелдән» дип исемләнгән кичке утыру

24нче март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре Г.Х.Садыйкова һәм Г.М.Әхмәтшина балалар өчен «Чын күңелдән» дип исемләнгән кичке утыру оештырдылар. Музыка балаларны тәрбияләүдә аерым һәм уникаль урын алып тора. Бу сәнгатьнең әлеге төренең үзенчәлеге белән дә аңлатыла. Чара башында балалар музыка уен кораллары, аларда уйнарга өйрәнү методлары һәм формалары белән таныштылар.

Аннан соң өстәл янына килеп, үзләре теләгән инструментларны сайладылар һәм өйрәнделәр. Балаларга уен коралларында уйнау бик ошады, алар өчен бу бик тылсымлы һәм әкияти иде. Ә иң мөһиме, уйнаган вакытта барысын да чиратлап эшләделәр, бер-берсе белән оста аралаштылар. Алар музыка уен кораллары турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Чара ахырында балалар мини-концерт оештырдылар. Үзләре инструментлар сайладылар һәм бергә нәрсә дә булса уйнарга тырыштылар. Чара барышында уңай атмосфера тудырылды. Балалар якты хис-тойгылар һәм алга таба музыка эшчәнлеге өчен этәргеч алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев