“Оныкларым да удмуртча сөйләшер дип өметләнәм”
2010 елда үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча районыбызда 27 милләт вәкиле яши. Шуларның 96 проценты- татарлар, 3 проценты – руслар, калганы- башка милләт вәкилләре. Халык саны буенча, руслардан кала, икенче урында – удмуртлар. Аларның күпчелеге Иштуган бистәсендә гомер итә. Алар бүген ничек яши? Татар мохитендә көн күреп үз телләрен, милли гореф-гадәтләрен саклый аламы? Шушы һәм башка сораулар белән без Иштуганда яшәүче удмурт милләтле Светлана Ивановага мөрәҗәгать иттек.
Тумышы белән Кукмара районы Иске Кня Юмья авылыннан булган Светлана Семеновна мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли һәм инде 20 елдан артык “Тюрагай” фольклор ансамбленә дә җитәкчелек итә.
–Светлана ханым, сезнең белән саф татар телендә иркен аралашабыз. Сез татарчаны кайбер милләттәшләребезгә караганда да яхшы беләсез кебек...
– Минем туган авыл Иштуганнан 6 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Иштуганга килен булып килгәнче, бераз татарча аңлый идем. Чөнки аралар якын булгач, татарлар белән еш аралашырга туры килде, аннары мәктәпне тәмамлап, Казанда укый башлагач та, татар дусларым күп булды. Үзем чын удмурт мохитендә үстем. Әти-әниләрем гади колхозчылар иде. Гаиләдә 5 бала үстек. Әниебез кечкенәдән йолаларыбызны, милли гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәргә өйрәтте. Булачак тормыш иптәшем -милләттәшем Петр белән күрше авылда кичке уенда таныштык. Инде 35 ел шушы татар авылында матур гына гомер итәбез, телне дә өйрәндек, гореф-гадәтләрне дә. Өч улыбыз да удмуртчаны да, татарчаны да, русчаны да белеп үстеләр.
–Ә татар авылына килгәч,үзегезгә нинди караш тойдыгыз? Ияләнү авыр булмадымы?
–Нинди караш дип, әдәпне, тәрбияне белмәүче, тәкәббер кешеләрдә башка милләтләргә (бигрәк тә аз санлы) кимсетеп, түбәнсетеп карау күренешләре, кызганычка каршы, кайда да бардыр инде ул. Ул бит кешенең тәрбиясеннән, эчке культурасыннан да тора. Күркәм холкың, матур эшләрең, яхшы гамәлләрең белән киресенчә, үзеңә карата хөрмәт һәм соклану хисләре дә уятырга мөмкин. Бар халкыңа, милләтеңә дияр идем! Мин Иштуганның кешеләрен тиз үз иттем, гадәтләренә дә ияләштем. Бистәдә 600гә якын кеше яши. Шуның 264е-татарлар, 188е-удмуртлар, 100е- руслар һәм калганы башка милләт вәкилләре. Һич арттыруларсыз әйтәм, без бик бердәм булып, дус, тату яшибез.
–Ул бердәмлек ниләрдә чагыла?
– Бар нәрсәдә дә. Яшәү рәвешендә, хезмәттә, балалар тәрбияләүдә. Мәсәлән, бер як күршебездә рус милләтле Валя апа яши, икенче якта Мәүлә апа, Разыя апалар, Рамазан белән Гөлфия... Дини бәйрәм буламы, башка төрле милли чаралармы, бер-беребезне котлап, кунакка йөрешәбез, ярдәм кирәк булганда – булышабыз. Бөтен авылыбыз белән шулай. Алай дингә, милләткә бүлешү юк. Рождество, Троица (Яфрак бәйрәме), крещение, пасхаларны билгеләп үтәбез, мөселманнарның дини бәйрәмнәренә дә зур хөрмәт белән карыйбыз. Ходай каршында барыбыз да тигез. Моны аңлаган кеше беркемгә дә начарлык кылмас, күңелендә изгелек кенә булыр.
–Инде сезнең данлыклы “Тюрагай” (безнеңчә Тургай) ансамбле турында сөйләшик. Ул кайчан, ничек барлыкка килде?
– Безнең фольклор ансамбль 1998 елда оешты. Чишмә башында торучыларның берсе –Елизавета Давыдова, 2000 елда коллектив белән мин җитәкчелек итә башладым. Бүгенге көндә ансамбль 8 кешене тәшкил итә.Безнең иҗатыбыз белән райондашларыбыз гына түгел, инде республика тамашачысы да яхшы таныш. Күптөрле фестивальләрдә катнашып лауреат исемнәре алдык, Казанның зур сәхнәләрендә дә чыгыш ясарга туры килде. Ел саен удмуртларның традицион “Гырон быдтон“ бәйрәмендә катнашу да безгә зур дәрәҗә. Ул татар Сабантуе кебек зур милли чара. Аны икенче төрле иген уңышы сорап Илаһка дога кылу бәйрәме дип тә әйтәләр. Безнең репертуарда удмурт халык җырлары гына түгел, русчаны да җырлыйбыз, татарчаны да яратып башкарабыз. Төп максатыбыз – әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, удмурт мәдәниятен саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру. Иҗатыбызны хуплап, һәрьяклап ярдәм итүче район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидәил улына аерым рәхмәтлебез.
– Сәхнә киемнәрегез дә бик матур һәм завыклы...
– Әйе, әле күптән түгел генә менә яңаларын тектердек. Милли киемнәрдәге төп үзенчәлек -хатын-кызларыбыз күлмәк өстеннән тәңкәле, укалы күкрәкчә кияләр, ачык изүле алъяпкыч ябалар. Бу тәңкәләр косынка формасындагы баш киемендә дә бар. Алар барысы да чын көмештән. Бу киемне нигездә кияүгә чыкмаган кызлар кигән. Һәр чыгыш өчен төрле костюмнарыбыз бар.
–Димәк, милли традицияләр дәвам итә, вак милләт буларак удмурт халкына югалу куркынычы яный дип борчыласы юк?
– Кызганычка каршы, андый шикләнү бар әле ул. Хәзер авылларда да балалар туган телләрен белмиләр. Бер көнне бер апа оныгын җитәкләп балалар бакчасыннан кайтып килә, оланына русча вата-җимерә нидер аңлатамкчы була. Нигә үз телеңдә сөйләшмисең, дим. Балалар бакчасында русча сөйләшәләр бит, ди. Син, ичмасам, үзеңчә җавап бир инде, дим. Чиста удмурт авылларында хәзер русчага күчеп баралар шул.Күп нәрсә үзебездән, милли үзаңыбыздан тора.
–Оныкларыгызның үз милләтегездән булуын теләр идегезме?
– Әлбәттә, һәр ана үзенең киләчәк буынында дини һәм милли чылбырның өзелмәвен теләр иде. Улларыбыз әлегә гаилә кормады, әмма без аларга кечкенәдән үз халкыбызга карата хөрмәт һәм ихтирам хисе тәрбияли алганбыздыр дип уйлыйм. Милләтемне бик яратам, аның үткәне һәм бүгенгесе белән бик горурланам. Киләчәгенең дә матур буласына өметләнәм.
Әңгәмәдәшебез Светлана Иванова бу көннәрдә үзенең 55 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Аны чын күңелдән тәбрик итәбез, гел шундый милли җанлы, моңлы сандугач булып, якын-тирәдәгеләргә шатлык өләшеп яшәвен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев