Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кануннарны белмәү бәхете

Россиялеләрнең бер бәхете бар: алар Дәүләт Думасы әвәләп өлгергән йөзләгән һәм меңләгән законнарны белеп бетермиләр.

Гадәти россиялеләр ге­нә түгел, ул кануннарны тормышка ашыручы бюрократия дә Дума иҗатын өйрәнеп бетерә алмый яисә аларга бармак аша карарга гадәт­ләнгән. Әгәр барлык кануннарны үти һәм шулар буенча яши башласаң, илдә шундый канунсызлык һәм хаос туар: 1917 елгы революция һәм гражданнар суешы бәр­хет төш кенә булып тоелыр иде. Кануннар исә шәх­си йорт тотучы яисә дача корып яшәүче ватандашларга аеруча бер каныгу белән каныга. Җиргә һәм йортка шәхси милек ия­лә­ренә Административ ко­декс­та саллы гына штрафлар каралган, кайбер тәртип бозулар өчен хәтта җинаять җавап­лылы­гы да вәгъдә ителгән.  Бары тик кануннарны бел­мәгән­лектән генә миллионлаган россиялеләр аларны рәхәт­ләнеп боза һәм төн­лә куркыныч төш­ләр күр­мичә йоклый.

 
Әй­тик, яңа Админист­ратив кодекс­ның 10.12 дип аталган статьясы җиргә аяк басып яшәгән һәр кешегә үз участогында бары тик махсус кибетләрдән сатып алынган орлыклар чә­чәргә һәм утыртырга гына рөхсәт бирә. Үткән ел базга салган бәрәң­геңне кояшта киптереп һәм җилләтеп утырт­кансың икән, син шунда ук канун бозучыга әве­реләсең дә куясың. Мо­ның өчен 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр штраф тү­ләргә туры киләчәк. Рос­сиядә бә­рәң­генең 77 проценты исә шәхси участокларда игелә. Аңлашыла инде: канунны бозып игелә. Менә шул бә­рәңгене мең сумлык штраф­лар белән коен­дыр­саң һәм колорадо коңгызы үрчетүче ул кишәрлекләрне сөреп ташласаң, Путинның яңа Май указларына кирәк­ле сумма­ның байтагы җые­лачак. Дө­рес, хәзергә үз­кыйм­мәте бе­лән бәясе бер тирәдәрәк булган бәрәң­ге­нең кыйммәте яхшы ук үсә­чәк.  Хәер, орлыкны махсус кибеттән  сатып ала башласаң да, бәрәңгегә инвестиция бик күп акча сораячак һәм штраф түләп үз бәрәңгеңне үстерүең, акча түләп алган кибет бәрәңгесен игүгә караганда күпкә очсызрак булачак.


Штрафлар исә бер бәрәңгегә генә түгел, шәхси җирдә үскән агачларга да, анда утырган мунчага ягылган утынга да, үскән чүп үләненә дә, өелгән чүпкә дә каралган. Үз җиреңдә үскән агачны, әгәр дә ул канун тарафыннан якланган нәсел­дән булса, син кисә алмыйсың. Киссәң, 5 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф түләргә туры ки­ләчәк. Краснодар краендагы берәүне хәтта канун белгән чиновниклар андый эш өчен җинаять җавап­лылыгына да тартканнар. Гому­мән, агач кисү, утынны үзең әзерләү яисә күр­шең­нән сатып алу – кыйммәтле мәшәкать. Утын өчен агач киссәң, 4 мең сумга ка­дәр штраф. Моны бензин пычкысы бе­лән эшләсәң, тагын 5 мең сум чыгарып сал, пычкыңны конфискациягә әзерлә. Утынны күр­шеңнән сатып алсаң, шулай ук 5 мең тәңкәдән колак кагасың. Ассызыклап әйтәбез: утынны бары тик махсус урыннардан  сатып алырга гына рөхсәт ителә.


Үз участогыңда чүп ягу тыела. Махсус чүплекләргә чыгарырга кирәк. Кишәрлегеңдә чүп өеп черетәсең икән, 2 мең сумнан алып 5 меңгә кадәр акчаңны штрафка әзерлә. Кишәрлегең бакчачылыкның чигендә булса, сиңа 10 метрга кадәр урманны коры-сарыдан чистартып тору йөкләнгән. Буйсынмаган өчен штраф – 5 мең. Ялкауланып, кишәрлегеңдә чүп үстерсәң дә мең биш йөз сумга кадәр штраф түләтергә мөм­киннәр. Дөрес, моның өчен күршеңнең синең өстән жалу бирүе таләп ителә. Димәк, күршеләр белән килешеп яшәр­гә туры киләчәк. Этле-мәчеле яшәсәң, ызан янында баш калкыткан алабута өчен кесәңне әйләндереп саласың.


Бәдрәфләр – шулай ук кыйммәткә төшә торган корылма исемлегендә. Нормага туры килмәгән бәдрәф өчен 3 мең­нән 5 мең сумга кадәр штраф каралган. Чиновниклары кануннарны яхшы өйрән­гән һәм йоклап ятмаган төбәктә яшәү­челәргә, шәхси участокларын  сатып, шәһәр фатирына бикләнеп яшәү арзангарак төшәчәк. Ипотека алу да элеккечә үк куркыныч булып тоелмаячак.

Фото: https://pixabay.com | uroburos

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев