12 июль 2018 яңалыклары
-
Лилия Муллагалиева әнисенең өендә клад таба [фото]
Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Лилия Муллагалиева туган ягы Актаныш районы Зөбәер авылына кунакка кайткан. Инстаграмыннан аңлашылганча, әнисе Зинфира апа белән пиннек тә бәйләгәннәр, җиләк сезонын да ачып җибәргәннәр. Клад та тапканнар, ахрысы.
-
Эш эзләүче пенсионерлар мигрантларга караганда өстенлекләргә ия булачак
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары хакимиятнең яшь буенча дискриминация белән каты көрәш алып барачагын белдергән.
-
РФ Хөкүмәте ягулыкка бәяләрне күтәрмәс өчен тискәре акциз эшли
Ул ягулык бәяләренең кискен үзгәрешен булдырмас өчен бөтен дөньядагы һәм эчке базардагы бәяләр арасында аерманың бер өлешен тигезләргә тиеш була.
-
Питрәч районында “Мерседес” машинасына бәрелеп, “УАЗ Патриот” урталай өзелгән
Авария бүген М7 юлының 840нчы километрында Богородское авылы янында килеп чыккан.
-
“ДУМ РТ Хаҗ”дан Согуд Гарәбстанына юлламаның иң очсыз бәясе 149000 сум тора
2018 елның 4 августында Казаннан Татарстан хаҗиларының беренче төркеме хаҗга юл тотачак. Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу өчен 49 кеше китәчәк. 2018 елда Россия мөселманнары өчен барлыгы 20500 кешелек квота бүлеп бирелде. Шул исәптән Татарстан Республикасы өчен – 1800 урын.
-
Динә Гарипова бу авылга кайтмаячак
22 июль Балык Бистәсе районы Яңавыл авылында яңа мәчет ачылачак дип хәбәр иткән идек. Тантаналы чарада якташыбыз, “Голос” проекты финалисты, хәзер Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы Динә Гарипова чыгыш ясаячак дип көтелгән иде. Кызганычка каршы, бүген Динә Гарипованың мәчет ачылуына кайта алмаячагы билгеле булды. Бу хакта җырчының продюсеры шалтыратып әйткән.
-
Путин контрсанкцияләрне 2019 елга кадәр озайтты
Карарда әйтелгәнчә, бу гамәл Россия “милли мәнфәгатьләрен яклау максатыннан” эшләнә.
-
Ана теле: Халыкның тел бизәген үзгәртү кирәкме? Арттырып җибәрмибезме?
Язманы гамәли мисалдан башлап китик әле. Радиоәңгәмәдә алып баручы бер авторны тәнкыйть итә, кызып-кызып аның кара ягын тасвирларга тырыша, гадәти сүзләр тәэсире җитмәгәч, телнең сурәт чарасын табып ала: Тырнак астыннан кер эзли, ди (2013, 20 гыйнв.
-
Суп с ленивыми пельменями
Рецепт.
-
Чаллыда Питрауны бәйрәм иттеләр
Чаллыда керәшеннәрнең иң мөһим бәйрәмнәреннән берсе – Питрауны билгеләп үттеләр. Соңгы елларда ул республика күләмендә Сабантуй бәйрәме кебек үк зур масштабта бәйрәм ителә башлады. Питрау традиция буенча Мамадыш районында уза, анда бөтен Татарстаннан дистә меңләгән кунаклар җыела.
-
“Казан егетләре”нең тагын берсе өйләнә
“Казан егетләре”нең солисты Айдар Әгъләмов Инстаграм Камилә исемле туташ белән никахлашуын хәбәр итә. “Тормышыбзда мөһим вакыйга. Без хәзер – гаилә. Никахыбыз булды. Яратыгыз, гашыйк булыгыз!” дип яза ул.
-
Явлаштауда янгын
2018 елның 11 нче июлендә Явлаштауда янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә торак йорт, торак булмаган йорт, сарай янып бетә, гаражга зыян килә. Мунчага зыян килми. Әлеге вакытта тикшерү эшләре алып барыла, янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
-
“Яңа Гасыр” телеканалында “Талант” бәйгесендә җиңүчегә, үз телепроектын тормышка ашыру өчен, 1 миллион сум акча биреләчәк
“Яңа Гасыр” телеканалында “Талант” дип исемләнгән бәйге дәвам итә. Татар телендә видеотапшыру ясаучылар июль-август дәвамында үз проектларын тәкъдим итә ала. Җиңүчеләргә үз проектларын тормышка ашыру өчен, 1 миллион сумга кадәр акча бирү каралган. Бу турыда телеканалның матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Традицион халык уенчыгы остасы Казанда чүпрәк курчак ясарга өйрәтте
Вера Белоногова чүпрәктән эшләнгән курчакны традицион технологияләр кулланып ясады.
-
Татарстан Президентына «Җир асты байлыклары мактаулы разведчигы» дигән исем бирелде
Рөстәм Миңнехановка әлеге исемне РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин тапшырды.