Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Хөкүмәте ягулыкка бәяләрне күтәрмәс өчен тискәре акциз эшли

Ул ягулык бәяләренең кискен үзгәрешен булдырмас өчен бөтен дөньядагы һәм эчке базардагы бәяләр арасында аерманың бер өлешен тигезләргә тиеш була.

РФ Хөкүмәте ягулыкка бәяләрне күтәрмәс өчен тискәре акциз эшли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасында нефть саммиты кысаларында журналистларга РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин хәбәр итте диелгән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Нефтяной Саммит Республики Татарстан 2018 года. Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

2019 елга автомобиль ягулыгына тискәре акциз эшләнә. Ул ягулык бәяләренең кискен үзгәрешен булдырмас өчен бөтен дөньядагы һәм эчке базардагы бәяләр арасында аерманың бер өлешен тигезләргә тиеш була.

“Бу акциз эшләнеп бетү стадиясендә. Без исәпләгәнчә, бәяләрнең кискен артуын булдырмас өчен аның финал версиясе җитәргә тиеш”, - дигән Павел Сорокин.

“Акцизларның түбәнәюе белән бергә, хәл кыенлашкан очракта, Хөкүмәт нефть продуктларына экспорт пошлинасын кертү хокукын алды. Әмма без ышанабыз, бу механизмны беркайчан да кулланмаячакбыз. Ул нефть продуктларына бәяне төшерергә мөмкинлек бирәчәк, ләкин катгый алым булачак”, - дигән Павел Сорокин.

Нефтяной Саммит Республики Татарстан 2018 года. Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Нефть компанияләренең җаваплылыгы, шулай ук кулланылган чаралар бәяләрне инфляция чигендә тотарга мөмкинлек бирергә тиеш, дип саный Россия энергетика министры урынбасары. 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов, prav.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев