Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Динә Гарипова бу авылга кайтмаячак

22 июль Балык Бистәсе районы Яңавыл авылында яңа мәчет ачылачак дип хәбәр иткән идек. Тантаналы чарада якташыбыз, “Голос” проекты финалисты, хәзер Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы Динә Гарипова чыгыш ясаячак дип көтелгән иде. Кызганычка каршы, бүген Динә Гарипованың мәчет ачылуына кайта алмаячагы билгеле булды. Бу хакта җырчының продюсеры шалтыратып әйткән.

10:30 да башланачак бәйрәмгә авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан метрополиты Феофан киләчәк. 12:00дә бәйрәм намазы укылачак. Аннан соң концерт булачак, аны Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин алып бара. Концертта Габделфәт Сафин, Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясаячак.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев