Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда Питрауны бәйрәм иттеләр

Чаллыда керәшеннәрнең иң мөһим бәйрәмнәреннән берсе – Питрауны билгеләп үттеләр. Соңгы елларда ул республика күләмендә Сабантуй бәйрәме кебек үк зур масштабта бәйрәм ителә башлады. Питрау традиция буенча Мамадыш районында уза, анда бөтен Татарстаннан дистә меңләгән кунаклар җыела.

Яр Чаллыда әлеге чара 27 нче тапкыр оештырыла. Ул үзенә елдан-ел күбрәк кешене җәлеп итә. Бәйрәм керәшеннәр тормышының киңкырлы, кызыклы булуы турында сөйли, борынгы йолаларын, көнкүрешен, халкының җырларын һәм бию традицияләрен ачык чагылдыра.

Быел бәйрәм Җиңү паркында узды. Оештыручыларны һәм җыелган кунакларны шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева котлады.

Бәйрәмдә түгәрәк уены, такмаклар башкару, каршылыклар аша йөгерү, утын кисү, аркан тарту, себерке бәйләү кебек көч сынашулар узды. Елдагыча, тамашачылар каршында 1991 елда керәшен җәмгыяте белән бервакытта оешкан «Карендәшләр» фольклор ансамбле чыгыш ясады. Аларның беренче чыгышлары да, әлеге бәйрәмне тәүге тапкыр билгеләп үткән елны, ягъни 27 ел элек булган иде.  

Моннан тыш, чарада «Җанагайлар» яшьләр ансамбле, «Бәләкәй дәдәйләр» оркестры катнашты. Концерт программасы популяр артистлар: Алмаз һәм Айдар Юнысовлар (Уфа шәһәре), Ринас Әхмәтов, Айгөл һәм Рәшит Шәйхетдиновлар, Лилия Мортазина, Лариса Басыйрова (Казан шәһәре), Валерия  Шрыкова (Мамадыш шәһәре) чыгышлары белән тәмамланды.

Фото: http://nabchelny.ru

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев