Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Традицион халык уенчыгы остасы Казанда чүпрәк курчак ясарга өйрәтте

Вера Белоногова чүпрәктән эшләнгән курчакны традицион технологияләр кулланып ясады.

Традицион халык уенчыгы остасы Казанда чүпрәк курчак ясарга өйрәтте. Бүген IT-паркта Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә курчаклар ясау остасы Вера Белоногова мастер-класс үткәрде.

Вера Белоногова курчаклар өчен татар халык костюмнары ясады.

Традицион халык уенчыгы остасы сүзләренчә, курчак ясау – бик борынгы сәнгать. “Традицион технологияләрнең үзенчәлеге кайчы кулланмауда. Без кайчысыз эшләргә тырышабыз. Курчакларны, аларның киемнәрен текмибез. Без тукыманың кечкенә кисәкләрен бер-берсенә бәйлибез. Элек-электән хатын-кызлар уйнарга теләүче балалар өчен төрле курчаклар ясаган”, - диде ул.

Вера Белоногова курчакларны өйдә тоту нәрсәгә китерергә мөмкин икәнен әйтте. “Курчакларны туйларда да бүләк итәләр. Бу очракта яшьләргә бәхет, яки бала тууын телиләр. Курчаклар сәламәтлекне саклый, барлык авыруларны үзләренә ала. Гадәттә традицион курчакларның йөзе булмый. Халык гореф-гадәте буенча, йөзе булган курчакка усал рух керә һәм шул сәбәпле курчакның хуҗасына зыян килә. Йөзе булган курчаклар – заманча вариант. Алар бүләк өчен ясала. Андый курчакларның йөзен иң гади ысул белән ясыйлар”, - диде Вера Белоногова.

Традицион халык уенчыгы остасы мастер-класста рус славян гореф-гадәте буенча ике йөзле курчак ясады. “Курчак, авырлыгына карап, 15 минут, яки сәгать ярым ясала. Без курчакларны табигый материаллардан ясыйбыз. Киҗе-мамык һәм җитен тукымалар, кайчакта йон тукымалар кулланабыз. Ике йөзле курчакларны мин рус славян гореф-гадәте буенча ясыйм. Аның бер ягында әби, икенче ягында – кыз, яки бер ягында әни, икенче ягында – бала була. Мин мастер-класста шундый ике йөзле курчак ясап күрсәтәчәкмен. Курчакның нигезе итеп торба ясап төреп куелган кәгазь алына. Эчкә тутырылган матдә итеп мамык яки тукыма кисәкләре кулланырга була”, - диде Вера Белоногова. 

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев