Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Питрәч районында “Мерседес” машинасына бәрелеп, “УАЗ Патриот” урталай өзелгән

Авария бүген М7 юлының 840нчы километрында Богородское авылы янында килеп чыккан.

Татарстанның Питрәч районында “Мерседес” машинасына бәрелеп, Мәскәүдән килгән “УАЗ Патриот” автомобиле урталай өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария бүген М7 юлының 840нчы километрында Богородское авылы янында килеп чыккан.

Һәлакәт нәтиҗәсендә чит ил машинасындагы пассажирлар – 9 яшьлек кыз баланы һәм хатын-кызны Казан республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Урында 126нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре машиналарның аккумуляторын сүндергән, зыян күргән кешеләрне табиблар автомобиленә иткән.

 

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев