Язманы гамәли мисалдан башлап китик әле. Радиоәңгәмәдә алып баручы бер авторны тәнкыйть итә, кызып-кызып аның кара ягын тасвирларга тырыша, гадәти сүзләр тәэсире җитмәгәч, телнең сурәт чарасын табып ала: Тырнак астыннан кер эзли, ди (2013, 20 гыйнв.
Аңа табыш, әлбәттә, әмма тыңлаучыга телбизәкне нигезсез куллану тискәре тәэсир итә. Урынсыз үзгәртүләр дә авыр кабул ителә. Менә язманың баш исемендә: Иртә уңмаган кич уңмас (Т.я., 2008, 7 июль); Күңел өтеклеккә риза түгел. Шуңа күрә икенче бер очракта (Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган – һич уңмас (Б.г., 2011, 14 дек. М.Нурулла) телбизәкнең тулылыгыннан разыйлык барлыкка килә.
Телбизәкне үзгәртү очракларына юлыгып торабыз. Менә бу мисалларны үзегез бәяләгез әле. Авыз колакта, колак еракта мәкаленә охшатып, Р.Сафин: Авыз –колакта, кызлар кочакта, ди; Күренекле язучы Ф.Кәрими: Чиләгенә күрә капкачы, китабына күрә укучысы, дип язган булган (Бер шәкерт илә бер студент, Казан, 1899, 49 б.); Уеннан – уен (уймак һ.б. вариантлары); Язмыштан узмыш бар; Эшләмәгән – ашый; Карт алаша да буразнаны боза (Т.я., 2012. 19 гыйнв. Баш исеме).Театр кием элгеченнән башлана диләр. Ә Думаны театр түгел дип кем әйтер (З.Кыдашева); Исерек айнымасын, хәерче баемасын дигән әйтемнең киресе булса иде... (Ә.т., 2012, 2 ноябрь). Шулай дип башланган язманың баш исеме “Исерек айныса, хәерче баеса?” дип куелган; Бурычлы үлмәс дигән башисемле язма болай башланып китә: Бурычлы үлмәс дисәләр дә (Т.я., 2012, 1 ноябрь).
Мондый үзгәртүләрнең фәнни нигезен төшенү мөһимдер, ягьни процессның тематик, семантик, грамматик. стилистик мотивларын аңлау зарурдыр. Менә кайбер фәнни сәбәби нигезләр:
– фикереңне көчәйтү, тәэсирле, тасвирлы итү өчен телбизәккә өстәмә аңлатма бирү: Яхшылык эшлә дә суга сал, ягъни оныт, кабатлап йөрмә диләр дә бит, нишлисең... Әйтелде инде (Р.Шәяхмәтова. Т.я., 2012, 19 апр.);
– телбизәк телбизәкне ияртә, көчәйтә: ...Бу әле аның ихтирамга лаеклы, белемне имам булмавыннан түгел, бары тик сукыр бер тиен кебек чәчрәп чыкмавы – тыйнаклыгы аркасында гына. (И.Сираҗи. Б.г., 2013, 20 март); Яисә: “Җырның ертыгы юк”. Язманың баш исеме. Башлам: Җырның ертыгы булмаса да, кайбер җырларның мәгънәсе күңелләрне айкап сала инде. (М.Газыймова. Б.г., 2013, 27 март); Яисә Мөхәммәт Мәһдиевтән бер эпизод: “Ипи салу ... Нигә “салу”, каян килгән? Тел белгечләре аңлатып бирсәләр иде. Зур сүз бит. Сугыш вакытында яки аннан соңгы авыр елларда халык телендә шундый зур хәбәр йөри иде:
-Хәбирнекеләр ипи салып яши...
Бу хәбәрнең көчен, куәтен бүгенге нинди төшенчә белән чагыштырып була икән?
Ипи салу... Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул.. (Т.я., 2012, 12 ноябрь);
– Миләүшә Галиуллина мәгълүм мәкальне болай үзгәрткән: “Башмагың кысса, дөнья киңлегеннән ни файда дигән кебек килеп чыга инде (М.җ., 2012, 7 сент. “Мин әйттем” рубрикасында).
Телбизәкне үзгәртүнең фәнни нигезләрен ачыклаганда без аларны сөйләм мотивларына таянып үзгәртүне дәлилле дип санаган идек. Мисаллардан күренгәнчә, тропны үзгәртүнең, ягъни куллану шәхсилегенең асылына төшенә башласак, иң башта ул шәхеснең, ягъни С.И.нең 1) яшенә, 2) җенесенә 3) һөнәренә, белгечлегенә, 4) яшәү урынына һ.б. мотивларына карап үзгәртелүен сиземләрбез.
Темасына карап кулланганда (сайлаганда) үзгәртүләр:
– төп теманы төрле төсмерләр белән өстәү яисә киметү; мондый төр үзгәртүгә алынганда фәлсәфи, психологик, милли үзенчәлекләрне истә тоту кирәктер. Кайбер мәкаль нигә күп кабатлана? Мәсәлән, Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына (А.Юнысова. В.Т., 2008, 13 май); Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына (Р.Шәяхмәтева); Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына (К.Сәгъдәтшин. В.Т., 2012, 20 окт.); Бирермен дигән колына чыгарып куяр юлына (Ф.Яруллин. В.Т., 2013, 1 февр.). Төзелеше ягыннан бик аз гына үзгәртелсә дә мәгънәсе ягыннан бөтенләй диярлек үзгәртелми. Моның сәбәбе мәкальнең эчтәлек хәсияте фәлсәфи актуаль, ягъни тормышчан, өмет белән бәйле булудадыр. Гәрчә кол төшенчәсе инде ерагайган, бүгенге мәгънәсе бик томанлы булса да...;
– телбизәкнең төзелешенә бәйле үзгәртүләр: а) кыскарту йә, киресенчә, озайту (сүз, гыйбарә өстәү): Үткәне булганның гына киләчәге бар (Р.Усманова. Өмет (Уфа), 2013, 12 гыйнв.); Үткәне булмаганның киләчәге юк (А.Филиппов. В.Т., 2008, 16 сент.). Үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый (Атлас Гафиятев. Т.я., 2011, 10 дек.).
Менә Ирек Шәрипов, сәясәтче, милләтпәрвәр: Кунаклар кил¬гәндә өйдә ызгыш булудан да начар күренеш юк. Казан кунакларны якты йөз белән каршы алырга тиеш (Матбугат.ру)
Мәкальне өстәп, өр-яңасын ясау: Хәрәкәттә - бәрәкәт, җәмәгатьтә булу сөннәт (Матбугат ру). Хәер, бу хакта, шәхси афоризмнарны ясау, үзгәртү турында язмабызда тәфсиллерәк тукталырбыз.
Чир китәр, гадәт китмәс (Радио Татарстан. Марат Әхмәтев. Урысча барган текстта мәкальне татарча әйтте). (2010. 15 апр.);
Бу иҗади процессның матбугатта чагылуын даими күзәтеп барганга, моның нәтиҗәләрен фәнни нигездә яктырткан язмаларыбыз моңарчы да бәян ителгәләгән иде. Әйтик, “Ярдәмең берлән синең...” фәнни-публицистик монографиянең бөтен бер бүлеге (“Фикерең яңа – сүзең яңа”, 162–175 б.) сөйләм агышында яңа лексик берәмлекләр – неологизмнар, шул исәптән неофразеологизмнар барлыкка китерү һәм куллануга багышланган иде.
Телбизәк иҗатында янә нинди кимчелекләргә, хәл ителмәгән мәсьәләләргә юлыгыла?
– Күчерелмә мәгънәле берәмлекнең уңаймы, тискәреме төсмерен чамалау – җитди эш. Авария нәтиҗәсендә, үлеме уңаеннан кебек мәгънәсез калька-гыйбарәләрнең ясалып торуы, кисәтүләргә дә карамастан кулланыла бирүе шуңа дәлилдер. Сүзнең уңай һәм тискәре төсмерен тоемлаганда гына тропның уңай–тискәре нечкәлеген тоемлап була. Тырнау – тискәре (юньләп киселмәгән тырнак тәнне тырный; усал мәче тырнады); Троп: күңел тырналды; усал карашы тырнап алды – тискәре троплар;
– Аеруча мәгънә төсмере бозылуга игътибар итәргә кирәк. Тропның да мәгънә төсмерен нечкә тоемлау сорала: Мәсәлән, үлән белән чирәм буталуына мисал китергән идек инде. Янә: “Әсәдуллиннар йорты янәшәсендә сукмакта чирәм үсми, балалар, оныклар әниләренең, әбиләренең хәлен белеп торалар (Т.я., 2009, 1 окт. К.Гомәрев). Монда “үлән басмый” сорала кебек. Кеше күп йөргәнгә генә түгел, башка сәбәптән дә чирәм үсмәве ихтимал бит, мәсәлән, асфальт булганга, күләгә төшкәнгә...;
– Күчерелмә мәгънәнең нечкәлекләрен тоемлап бетермәүгә тагын мисаллар: Миңа калса, субсидияне кешеләрне кәгазь боткасында йөздермичә, документ тапшыру чиратларында интектермичә, бүтән ысул белән бирергә дә мөмкин иде (Җ.Харисов. Т.я., 2012, 18 сент.). Безгә ишелеп төшкән хәсрәтне күтәрештеләр (Т.я., 2012, 13 окт.).
– Фразеологизмнарны урынсыз “ватып”, зәгыйфләп” азаплау очракларына тагын мисаллар: “Бераз теге зәм-зәм суын каптымы, гүпчим бетте Имамың: холкын ташка үлчә...” (С.Т., 1982, 15 май. Н.Хәсәнев); ”Кайбер дин, ислам дип җан атучыларның “алмалары да алмагачларыннан шактый ерак тәгәрәгәнен” күреп, сүз ката калсаң...” (Т.я., 2011, 13 дек. Р.Шәяхмәтева).
Хәтта фразеологизм, мәкальләр эчендәге төшенчәләрне бутап алыштыру кебек үтә тупас хаталарга да юл куела: бер кисмәк бал урынына бер мичкә бал... (Яңа гасыр радиосы); “Чебен очкан тавыш та ишетелми” тәмам телбизәк булып бетмәгән, ә аны инде “үзгәртәләр” – “чебен дә очмый”, ди концертны алып баручы.
Аңлашылса кирәк, журналист текстында телбизәк куллану өлкәсе – иҗади осталыкның барыбыз да өйрәнергә тиешле ифрат җаваплы, катлаулы һәм мавыктыргыч бер тармагыдыр. Шушы кыйблада гасырлар буена тупланып килгән тәҗрибәбез бар, һәм шул хәзинәне ниндиерәк юллар белән хәрәкәткә китерү турында уйлану үзенә бер темадыр.
Илдар НИЗАМОВ,
филология фәннәре докторы
Фото: https://pixabay.com | fotoblend
http://matbugat.ru
Нет комментариев