Саба таңнары

Кар чанасында узышканда яшь спортчы һәлак булган

Әлмәт шәһәрендә кар чанасында узышу буенча узган Россия чемпионатында Яңа Уренгой шәһәреннән килгән яшь егетнең гомере өзелгән. Данил Лучин трасса буенча хәрәкәтләнгәндә чанасыннан чыгып оча һәм өстенә авыр техника килеп төшә. Иң беренче ярдәмгә шул ярышларда катнашучы игезәк сыңары килеп җитә, әмма Данилның гомерен саклап калып булмый, ул бертуганының кулында...

Әлмәт шәһәрендә кар чанасында узышу буенча узган Россия чемпионатында Яңа Уренгой шәһәреннән килгән яшь егетнең гомере өзелгән. Данил Лучин трасса буенча хәрәкәтләнгәндә чанасыннан чыгып оча һәм өстенә авыр техника килеп төшә. Иң беренче ярдәмгә шул ярышларда катнашучы игезәк сыңары килеп җитә, әмма Данилның гомерен саклап калып булмый, ул бертуганының кулында җан бирә. Спортчы егетнең җәсаден Яңа Уренгойга алып кайтканнар инде, аны иртәгә җирлиләр дип хәбәр итә sntat.ru. сайты.


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: