Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каракның күзе каенга төшә

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы быелның унбер аенда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады.

Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдретдинов җиткергән мәгълүматлар буенча, республикадагы урманнарның гомуми мәйданы 1 миллион 271 мең гектарны тәшкил итә. Быел урманчылар, аны саклап калу максатыннан, 2061 гектар мәйданда төрле эшләр башкарган.

Дөрес, зыян күрү дә шактый. Быел республиканың урман фондына 11 миллион сумлык зыян килгән. Бу, узган елгы шушы вакыт белән чагыштырганда, 9,5 процентка арткан дигәнне аңлата. Аның каравы, законсыз агач кисү очраклары, узган ел белән чагыштырганда, 13 процентка кимегән.

– Гадәттә, әлеге хокук бозучыларның якында гына яшәүләре ачыклана. Күпчелек очракта каен, имән, нарат, юкә агачлары рөхсәтсез киселә. Мондый төр хокук бозучыларга штраф, 280 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү яный, – диде Әмир Бәдретдинов.

Матбугат очрашуында чыршы базарларына сатуга чыгарыла торган чыршылар саны кимүе дә билгеле булды. Аларның аз сатылуын җитәкче базар кануннарына бәйләп аңлатты.

– Моның сәбәбе конкурентлыктадыр дип уйлыйм. Күпләр өстенлекне ясалма чыршыларга бирә торгандыр, бәлки. Шулай ук урман гүзәлен узган ел күрше төбәкләрдән дә сатуга күпләп керткәннәр иде. Дөрес, быелгы хәлләрне белмим. Гомумән алганда, быел плантацияләрдә аукционга 17,5 мең чыршы куелды. Аларның барысы да плантацияләрдә үстерелгән. Аның никадәрлесен кисеп алу базарда сатып алучы халык соравына бәйле булачак, – диде ул.
Куанычлы нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, Татарстанда соңгы җиде елда урман янгыннары чыкмаган.

– Бу – республика хөкүмәте, урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, профилактик чаралар һәм контрольнең нәтиҗәсе, – ди Әмир Бәдретдинов.

Ләкин җитәкче Татарстан урман фонды чик территорияләрендә килеп чыккан янгын очраклары турында да билгеләп узды. Мәсәлән, быел мондый очраклар, ике тапкырга артып, 309га җиткән. Аның каравы янгын мәйданнары кимегән. Зыян күргән мәйданнар нибары 0,4 гектарны гына тәшкил итә.

Фото: ansar.ru

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев