Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карбыз урлаучы полиция хезмәткәре булып чыккан

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында полиция хезмәткәренең карбыз урлау очрагы буенча хезмәти тикшерү үткәрелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына әлеге министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Нижельская хәбәр итте. 29 август көнне Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсенең "Азино-2" полиция бүлегенә карбыз павильоны сатучысыннан һөҗүм итеп талау турында хәбәр килеп ирешә....

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында полиция хезмәткәренең карбыз урлау очрагы буенча хезмәти тикшерү үткәрелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына әлеге министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Нижельская хәбәр итте.

29 август көнне Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсенең "Азино-2" полиция бүлегенә карбыз павильоны сатучысыннан һөҗүм итеп талау турында хәбәр килеп ирешә. Зыян күрүче сүзләренә караганда, билгесез адәм исерек килеш пистолет белән янап һәм өскә таба 3 мәртәбә атып, карбыз урлый. Шул рәвешле куркытып, 150 сум күләмендә матди зыян сала. Җинаять урынына килгән полицейскийлар шикләнелүченең кайдалыгын ачыклый һәм аны тоткарлый. Ул беркайда да эшләмәүче 32 яшьлек ир-егет булып чыга.

Агентлык әңгәмәдәше бу хәлнең яңа нечкәлекләре турында сөйли. Аның сүзләренчә, соңрак тоткарланучының полиция хезмәткәре булуы ачыкланган. Алдан ул беркайда да эшләмәве турында белдергән. Аның кем булуы оператив чаралар барышында ачыкланган. "Полицейский бу гамәлне хезмәтән тыш вакытта гражданлык киемендә кыла, тоткарланганда исә үзенең эшсез булуы турында әйтә", - дип аңлатты И.Нижельская.

Хәзерге вакытта хезмәти тикшерү үткәрелә, якын арада ир-егет эчке эшләр органнары хезмәтеннән чыгарылачак, диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев