Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карбызның тәмлесен ничек сайларга?

Җәйге эсседә сусауны басар өчен карбыз менә дигән җимеш.

Гадәттә ул июль айларында ук сатуга чыга. Ләкин белгечләр карбызны август аенда гына ашый башларга киңәш итә. Димәк, эшкә керешсәк була. Ә менә өлгергән, тәмле карбызны ничек сайларга соң? Бу уңайдан сезгә берничә киңәш биреп үтәрбез.

Беренче кагыйдә!

Карбыз-кавынны бары тик кибетләрдән һәм җиһазланган палаткалардан гына сатып алыгыз. Ул палаткаларның өсте капланган булырга тиеш. Ә карбызлар җирдән 15 см биеклектә урнашкан шүрлекләргә урнашкан булырга тиеш.
Икенче кагыйдә!
Теләсә кайсы товарның сыйфат сертификаты булырга тиеш. Шуңа да сез сатучыдан әлеге белешмәне сорарга хаклы, ә ул исә бирергә бурычлы. Әгәр ул сертифкатның ксерокопиясен генә тәкъдим итә икән, мөһеренә игътибар итегез. Мөһер кара төстә булса, димәк документ ялган.
Өченче кагыйдә!
Карбызны сатып алганда, һәр яклап тикшереп чыгыгыз. Ярылган, янчелгән, черегән урыннары булмасын. Чөнки әлеге урыннардан җимеш эченә бактерияләр, микроорганизмнар үтеп керә ала. Мондый карбызны ашап сәламәтлегеңә зыян салуың, агулануың бик мөмкин.
Дүртенче кагыйдә!
Карбызның авырлыгы зур булу, аның өлгергәнлеге, баллылыгы турында сөйләми. Бәләкәе дә тәмле булырга мөмкин. Иң яхшысы уртача карбыз сайларга тырышыгыз.
Бишенче кагыйдә!
Өлгергән карбызның тышы каты һәм ялтырап торырга, тырнак белән басып караганда, тиз генә тишелмәскә тиеш. Әгәр тырнак җиңел керә һәм кабыгын ышкыгач яңа чабылган үлән исе чыга икән, бу карбызның өлгереп җитмәве турында сөйли.
Алтынчы кагыйдә!
Карбызның өлгегәнлеген күрсәтүче иң мөһим билге - коры сабак.
Җиденче кагыйдә!
Өлгергән карбызга сугып карагач, яңгыравыклы тавыш чыгарга тиеш.
http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X