Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кариев театры утыз еллык юбилей кичәсендә эксперименталь перформанслар күрсәтәчәк

Актерлар вакыт-урын төшенчәсен башка яссылыкка күчереп, заманча тамаша күрсәтергә әзерләнә.

Быел Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры 22 декабрьдә утыз еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм кичендә яңа эксперименталь перформанслар көтелә. Бу турыда театрның директоры Гүзәл Сәгыйтова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Юбилейга багышланган кичәдә актерлар вакыт-урын төшенчәсен башка яссылыкка күчереп, заманча тамаша күрсәтәчәк.

Юбилейга әзерлек күңел ачу программалары белән генә чикләнми. Биредә фойены яңарту, сайтны камилләштерү, яңа логотип уйлап табу өстендә дә эш алып барыла.

“Әгәр дә безнең сәңгати состав премьералар белән мәшгуль булса, театрның административ өлеше юбилейга әзерләнә. Бу безнең өчен шул кадәр кызык һәм матур чор хәтта без кичке сәгать сигезгә хәтле калып эшлибез”, - ди театр директоры.

  • Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры директоры итеп 2018 елның 1 сентяберендә билгеләнде.

Фото: архив/Рамиль Гали/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев