Саба таңнары

«Картаймыш көнемдә суд юлларында йөриселәрем төшләремә дә кермәде…»

Безнең тормышны иксез-чиксез дәрьяга тиңлиләр. Ә кеше дигәнең дәрьядагы тамчы сыман: айкала-чайкала, бата-калка йөзә… Әнүзә апаны күрмәгәнгә дә инде… - Биш былтыр! - диде ул, кочагын киң җәеп. Хәл-әхвәл сораша башлауга күзеннән энҗедәй күз яше тәгәрәвен күреп, сискәнеп киттем. Әллә авырый инде? - Исәнлектән зарланмас идем әле, бер көйгә йөреп...

Безнең тормышны иксез-чиксез дәрьяга тиңлиләр. Ә кеше дигәнең дәрьядагы тамчы сыман: айкала-чайкала, бата-калка йөзә… Әнүзә апаны күрмәгәнгә дә инде… - Биш былтыр! - диде ул, кочагын киң җәеп. Хәл-әхвәл сораша башлауга күзеннән энҗедәй күз яше тәгәрәвен күреп, сискәнеп киттем. Әллә авырый инде?

- Исәнлектән зарланмас идем әле, бер көйгә йөреп торган көн, - ул авыр сулап куйды. - Тик менә… Хак бәлаләрдән, нахагыннан үзең саклый күр, дип, Ходайга иртә-кич ялварырга онытканмын. Шуңа җәза дисәң дә…

- Ул үкси үк башлады. - Картаймыш көнемдә суд юлларында йөриселәрем төшләремә дә кермәде! - Әнүзә апа күз яше аша елмаерга тырыша иде.

Беләм, аның тормыш арбасы бер дә җиңелдән тәгәрәмәде. Яшь кенә көе ире үлеп китте. Улы, җиткән егет булгач, юл һәлакәтендә һәлак булды. Шулай булса да, бирешергә исәбе юк кебек иде әле. Кайнанасы белән тату гомер кичерде. Әмма соңгы елларда кайнанасы да урын өстенә калганын ишеткән идем. Әллә…

- Юк, әнкәйдә түгел хикмәт… Анысына күнектем инде. Читен булса да, Ходай гомерен бирсен дип телим әле дә, иптәш бит ул миңа. Үз анам кебек. Ә монысын… Сүз итеп сөйләргә оят. Хәер, сөйләсәң, адәм ышанмас. Бер калай кисәге өчен суд юлларында йөргән көнем бит! - дип, янә үкси башлады ул.

Мин, әлбәттә, әлегә берни дә аңламадым. Кыскасы, бәла көтмәгәндә алар капкасын кага. Соңгы елларда табигатьнең дә никтер көе китеп тора. Кайсы елны ишелеп яңгыр коя, икенче елны җир ярылырлык корылык килә. Котны алып җил-давыл котыра. Ә ул көнне агач башларын иеп-сындырып давыл якынлашканын Әнүзә апа сизми дә калган.

- Һава торышы үзгәргәнгәме, әнкәй нык бимазаланды. Хәер, йокысы болай да юк инде аның. Ни буласын сөяк-санаклары алдан сизә, күрәсең, аяк-кулы сызлый. Аркасына массаж ясаган идем, бераз тынычланды. Арыл­ганмы, шул арада үзем дә оеп киткәнмен. Каты итеп капка дөбердәт­кәнгә сискәнеп уянып китсәм, күрше Вазыйх кычкыра икән. Чыксам, кулына саллы гына калай кисәге тоткан да: «Бу сезнекеме?» - ди миңа. Кашы-күзе җимерелгән.

Күргән нәрсәм дә түгел сыман, күргәнем бар да кебек.
«Сезнең капка төбендә ята иде. Сезнеке, димәк!» - ди бу, җавап та көтмичә.

«Шуннан?» - дим инде, аптыраганнан, ни әйтергә белмәгәннән.
«Шуннан шул, калаегыз безнең якка очып килгән дә күз карасыдай карап кына торган импортный машинаны эштән чыгарган. Ремонт хакын түләми булмас!» - ди миңа. Башта шаярта дип торам, чынлап сөйли икән. «Илле мең!» - ди, күз дә йоммый. «Эшне зурга җибәрмичә хәзер бирәсезме, әллә судка гариза илтимме?» - ди бит, әкәмәт. «Икегез дә пенсия аласыз, акчагыз барын беләм, яхшы чакта биреп котыл!» - дип куркытмакчы әле. Бер белмәгән чит-ят түгел, аркага-арка терәлеп утырган күрше әйтә бит моны! Күрәсең булса, күркә талап үтерер, диюләре хак дими, ни диим. Капка төбендә кемдер ташлап калдырган иясез калай кисәге шундый бәлагә сәбәпче булсын әле. Безнең капка төбенә давыл очыртып китергән моны дисәң дә, аптыраш. Хәтәр кылана ич быел җиле дә. Шул калай кисәген очыртып йөртер дә күрше машинасына зыян салыр дип кем уйлаган аны? Хәер, аларның «күз карасыдай карап торган» нәрсәләре кайчан, кайда тырналганын кем белә?! Югыйсә ике кызы алмаш-тилмәш әтиләре машинасында чаба… Судтан кайтып килешем әле менә. Тагын ниләр күрәсе бардыр?

Дөрес, әлегә суд андый-мондый карар чыгармаган. Буявы тырналган кәттә машинаның моңарчы юл һәла­кәтенә очраганы яки хәрәкәт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланганы булганмы-юкмы, шул хакта белешмә китерергә кушканнар. Суд утырышын әлегә кичектереп торганнар.
Адвокат яллаган Әнүзә апа, мондый чакта чыгымнарсыз булмый торгандыр.

«Иртән торгач та уң як күршеңә сәлам бир, иминлек телә. Ул да күршесенә хәерхаһлы булуын белдерсен. Шул чакта хикмәтле түгәрәк - иминлек утравы хасил була», - дигән риваятькә гомер буе ышанып яшәгән Әнүзә апа бит бу. Ә ул: «Ничек яшәргә инде моннан соң?» - дип өзгәләнә. Әрнүле җан авазы әле булса колагымда яңгырап тора.

//Сөембикә//

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 12 октября 2017 в 17:42
    Защити себя!
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58