Кайбер һөнәрне аңлап бетермиләр
Югары уку йортларында гаризалар саны сәгатьләп түгел, минутлап үзгәреп тора. Быелгы абитуриентларның укырга керү мөмкинлеге ни дәрәҗәдә? Вузларга шалтыратып, шуны белештек. Быел ил мәктәпләрен 640 мең укучы тәмамласа, вузларда бакалавриат, специалитет юнәлешендә 369 мең бюджет урыны бар. Республика югары уку йортларында исә 18 мең 531 абитуриент бушлай укый алачак.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, чыгарылыш укучыларының 30 проценты математика, инженер юнәлешен сайларга җыенуын әйткән. Язмышларын гуманитар фәннәр, медицина өлкәсе белән бәйләргә теләүчеләр дә аз түгел. Ә менә авыл хуҗалыгы, укытучы эше азрак кызыксындыра икән. Сораштыруда барлыгы 5 мең кеше катнашкан.
– Хәзерге вакытта барлыгы сигез меңнән артык гариза кабул иттек. Бер меңнән артык бюджет урыны булса, шуның кадәр үк абитуриент документларының төп нөсхәсен (оригиналын) тапшырды инде. Дөрес, былтыр бу вакытта гаризалар саны күбрәк иде. Әле вакыт бар, барысы да өлгерер, – ди Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетындагы (КАИ) кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Роман Моисеев. – Килүчеләр саны бераз кимрәк булса да, узган ел белән чагыштырганда, безгә югарырак баллы абитуриентлар килә. Шуңа күрә кайбер белгечлекләр буенча керү баллын күтәрергә уйлыйбыз. БДИдан 100 баллны биш кеше җыйган. Абитуриентларны бигрәк тә лазер техникасы, авиатөзелеш, проектлаштыру, мәгълүмат технологияләре, радио юнәлешләре кызыксындыра. Укудагы казанышлар өчен ун баллга кадәр өстәмә балл бирәбез. Әйтик, волонтерларга – 4, ГТО буенча 3 балл өстәлә.
Казан илкүләм технология тикшеренүләр университетында (КХТИ) бакалавр, специалитет юнәлешләренә 1337 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бүген 13 меңнән артык гариза кабул ителгән. 1400 кеше документларының төп нөсхәсен китергән. Алар кем буласын төгәл ачыклаган дигән сүз бу. Дизайн, автоматлаштыру һәм идарә, химик технологияләр, наноматериаллар һәм технологияләр, каучук һәм эластомер эшкәртү һәм технологияләр факультетлары популяр.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең җаваплы сәркатибе Рубин Каюмов әйтүенчә, вузда бюджет урыннары шул килеш сакланган. Көндезге һәм читтән торып уку бүлегендә 320 урын бар. Хәзерге вакытта меңгә якын егет һәм кыз гариза тапшырган. “Абитуриентларның күбесе мал табибы булырга омтыла. Бигрәк тә шәһәр, район үзәкләрендә әлеге белгечләргә ихтыяҗ көннән-көн арта бара. Казандагы кайбер урамнарда хәзер хәтта 2-3әр лаборатория бар. Хезмәт хаклары да яхшы. Татар халкында әти-әни киңәшенә колак салу дигән нәрсә бар. Абитуриентларның күбесе аларның фикере белән исәпләшә, – ди Рубин әфәнде. – Әмма, кызганыч, зоотехник һөнәренең асылын бик аңлап бетермиләр әле. Авыл таркала бара, кирәге чыкмас дип, башка һөнәр сайларга тырышалар. Шуңа күрә зоотехник исемен үзгәртергә кирәктер дип уйлыйм. Әйтик, белгечлекне җитештерү буенча технолог яки менеджер дип атарга мөмкин. Безгә килүче абитуриентларның яртысы – чит төбәкләрдән. Анда уку йортының дипломы югары бәяләнә, диләр. Академиядә укыр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Керү балларын арттырырга уйламыйбыз”.
КФУ, иң сәләтле яшьләрне җәлеп итү өчен, яңа төр стипендия уйлап тапкан. Олимпиадаларда җиңүчеләргә, БДИда йөз балл туплаучыларга 100 мең сумга кадәр акча түләргә җыена. “Акыллыбаш”лар дигәндә, билгеле булганча, КФУга 13 яшьлек Лина Мөхәммәтҗанова да документ тапшырган. Ул Казанның 122 нче гимназиясендә укып, соңгы елда читтән торып, Санкт-Петербургтагы мәгариф үзәген тәмамлаган. КФУ тарихында бу – икенче очрак.
Нурлат районының Колбай-Мораса авылында яшәүче Мария Матвеева документларын КФУның татар теле юнәлешенә биргән. Урыс милләтеннән булган кыз турында күптән түгел газетабызда да язып чыккан идек. “КФУда бер урынга 5-10 кеше дәгъва кыла. Өстәмә төрек яки инглиз теле укытучысы белгечлеген дә алырга мөмкин. Бәйге зур булгач, документларымны, аптырап, Казан инновацияләр университетына да тапшырдым. Татар теле укытучысы булу теләгем акланмаса, дәүләт хезмәткәре яки юристлыкка түләп укырга туры киләчәк”, – ди Маша.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев