Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы беренче тапкыр кышын да эшли

Күзәтү мәйданчыгы «Казан» гаилә үзәге түбәсендә, 32 метр биеклектә урнашкан.

«Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ачылганнан алып беренче тапкыр кышкы каникулда — 31 декабрьдән 9 гыйнварда эшләячәк.

«Без бу форматны сынап карарга булдык, чөнки туристлар һәм күп кенә шәһәрлеләр сорый. Кешеләрнең кышын күзәтү мәйданчыгында булу теләге бар. Бу форматка ихтыяҗ булырга мөмкин», — диде «Татар-информ» агентлыгына Скверлар һәм парклар дирекциясе матбугат секретаре Диләрә Әхмәтгалиева.

Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар анда менеп Казан Кремлен һәм Яңа ел кичен карый ала. 31 декабрьдә мәйданчык 10.00-20.00 сәгатьләрдә ачык булачак, ә 1-9 гыйнварда 10.00-22.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

«Күзәтү мәйданчыгына чыгу өчен QR-код кирәк түгел. Өлкәннәр өчен билет бәясе 150 сум, ә балалар өчен 100 сум, 7 яшькә кадәрге балалар бушлай керә ала», — дип ачыклык кертте Диләрә Әхмәтгалиева.

Күзәтү мәйданчыгы «Казан» гаилә үзәге түбәсендә, 32 метр биеклектә урнашкан. Ул 2013 елда, бу бина ачылганнан эшли башлады.

Быел гаилә үзәге 10 апрельдә ачылды, әмма 1 майга кадәр сынау режимында эшләде. Скверлар һәм парклар дирекциясе мәгълүматлары буенча, май аеннан алып анда 156 меңнән артык кеше булган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, National Geographic фикеренчә, «Казан» Гаилә үзәге Россиянең иң кызыклы урыннары егермелегенә кергән. 

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев