Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Кремле карабодайга бәя арту турында мәгълүматны кире какты

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәяләр артуны булдырмас өчен карабодай сатуны күзәтеп торырга һәм җайга салырга әзер.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сәүдә челтәрләрендә карабодайга бәяләрне кискен күрсәткечкә җиткерүгә юл куймаска әзер. Продукция запасы бар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы фикеренчә, карабодай тирәсендә бернинди ыгы-зыгы да юк. Алар бәя кую өлешендә бәяләрне сакларга әзер һәм нинди дә булса критик билгегә җитүгә юл куелмаячак дип ышандыра», - диде Галимова.

Ул массакүләм мәгълүмат чараларында басылган язмалар барлыкка килү белән бәйле рәвештә, министрлык сатуны күзәтеп торырга һәм җайга салырга әзер, дип өстәде.

Галимова шулай ук Татарстанда атна саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында да искә төшерде.

«Кибеттә карабодай ярмасын таба алмаган очракта һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә тулы ассортименттагы ярминкәләр уза. Министрлык анда карабодай да булын күзәтеп торырга әзер. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүгенге көндә нинди дә булса борчылу күрми. Булган запаслар белән алар барлык ихтыяҗларны тулысынча тәэмин итәргә әзер», — диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X