24 октябрь 2019 яңалыклары
-
25 октябрьдә һава температурасы +10-12 градус җылы булачак
Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин.
-
Казан Кремле карабодайга бәя арту турында мәгълүматны кире какты
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәяләр артуны булдырмас өчен карабодай сатуны күзәтеп торырга һәм җайга салырга әзер.
-
Марат Лотфуллин: Балалар курчак белән русча сөйләшә
Мәгариф ассоциациясе президенты татар халкы өчен заман таләпләренә туры килә торган яңа образ булдырырга кирәк дип саный.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге белгече белән берлектә, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы һәм күп балалы гаиләләргә автоном янгын белдерүче җайланмалар урнаштырдылар, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр.
-
Татарстанда гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грантка гаризалар кабул ителә
Грант суммасы бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60 процентыннан артык була алмый.
-
Казанның УНИКС командасы Европа Кубогында төркемдә икенче урынга чыкты
Европа Кубогы кысаларында узган матч «Баскет-холл»да 86:74 исәбе белән тәмамланды.
-
Түләүләрне кибеттә дә алачаклар
Татарстанлылар киләсе елдан торак-коммуналь хезмәтләр өчен кибет кассаларында да түли алачаклар. Башта мондый сервис безнең Саба районында барлыкка киләчәк, аннары бөтен республикага таралачак.
-
Әнисенең күз алдында кечкенә бала люкка төшеп китә
Татарстанда булган котычкыч хәл видокамерага эләккән. Видеоны төрле социаль челтәрләрдә элгәннәр.
-
Автозаправкада ягулыкны салып бетермәгән өчен штраф кертеләчәк
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Росстандарт белән бергә Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләр әзерләгән.
-
Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесенең иң популяр остазы булды
Бәйгедә җиңүчеләрне ТР Президентының нәтиҗәле командалар формалаштыру һәм киң колачлы проектларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе кызыксындырды.
-
Китап сөючеләргә бүләк
Кукмара районы Чуллы авылы китапханәсендә Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саба районында яшәп иҗат итүче әдип Гөлсинә Галимуллина белән очрашуда катнашырга насыйп булды. Ул әдәбият сөючеләргә “Мәхәббәт аланы”, ”Ак бураннар аша”, ”Күгәрчен оя корганда” дигән һәм башка китаплары аша таныш. Һәр әсәре бай эчтәлекле, тирән уй-кичерешләр белән сугарылган,укучыны уйланырга мәҗбүр итә, бер үк вакытта якты өметләр дә уята.
-
КРЕМЛЬ ЯР БУЕНДА ХЕЛЛОУИН УЗАЧАК
2нче ноябрь көнне Казанның Кремль яр буенда Хеллоуин бәйрәме уздырырга телиләр. Кунаклар өчен кабактан фигуралар ясау буенча остаханәләр, кызыклы конкурслар, төрле тематик уеннар уздырачаклар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
-
Алсу Фазлыева кабактан гадәти булмаган рецепт тәкъдим итә
Бик тәмле һәм файдалы рецепт!
-
Фирдүс яңа җыр чыгарган!
Фирдус Тямаев яңа җыр чыгарган. Әле күптән түгел генә аның әтисенә багышлап язылган күңел өзгеч җыры бар иде. Кичә яраткан җырчыбыз инстаграм битендә әнисенә багышлап җыр элгән. Видеода Фирдүснең әнисе дә бар. Фирдүс тышкы кыяфәте буенча нәкъ әнисе икән. Ә җыр бик матур һәм моңлы килеп чыккан. Гүзәлия көе, Рауза Хафизова сүзләре
-
"Зебра" аша чыгып барган 6 кешене иномарка изә
Фаҗига бүген Санкт-Петербург шәһәрендә булган. Юлда ике автомобиль бәрелешеп, шунларның берсе "зебра" ашып чыгып килүче кешеләр устенә менә. Кимендә алты кеше төрле җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә ТАСС.