24 октябрь 2019 яңалыклары
-
"Saba balahoner" программасы кысаларында "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр
Фоторепортаж
-
Татарстанда М7 трассасында юл читенә төшеп киткән фураны видеога төшергәннәр
Авария бүген иртән автомобиль юлының 838нче чакрымында – Богородское авылы янында булган.
-
Переведенцев: Октябрь ахырына кадәр Казанда аномаль җылы һава торышы сакланачак
Бүген көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +11 градус булачак.
-
Казанда балаларда остеохондроз авыруын хирургик ысул белән дәвалый башладылар
Операция өчен коралларны хәйрия программасы белән бүлеп бирелгән акчага сатып алганнар.
-
Киберфутбол турниры узачак
27 октябрьдә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында яшьләр арасында киберфутбол буенча Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе кубогына районара парлы турнир үткәрү планлаштырыла. Турнир 2х2 схемасы буенча узачак. Турнирда катнашу өчен Татарстан Республикасының Саба, Арча, Балтач, Кукмара муниципаль районнарыннан 14-30 яшьлек 40тан артык кеше заявка биргән. Башлана 10.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
-
Табиб кофе эчүнең зарарлы якларын аңлатты
Кофены артык күп эчү организмның суга ихтыяҗын арттыра, иммунитетны көчсезләндерә һәм грипп яки ОРВИ белән авырып китү куркынычы арта.
-
Татарстан полигоннарында 8 млн тонна чүп-чар куярлык урын калган
Гамәлдәге полигоннарның ресурслары беткәч, яңа инфраструктура объектларын булдыруга ихтыяҗ туачак.
-
Рөстәм Миңнеханов блог алып баручы популяр төбәк җитәкчеләре унбишлегенә керде
Рейтингта беренче өч урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Санкт-Петербург башлыгы Александр Беглов алды.
-
“Ак Барс” хоккейчылары буллитлар сериясендә “Металлург”ка җиңелде
“Металлург” – “Ак Барс” уенының өч периоды 0:0 исәбе белән төгәлләнде.
-
Сабада янгын булды
Узган якшәмбәдә, 20 октябрьгә каршы төндә Байлар Сабасының Озерная урамындагы йортта янгын килеп чыкты. Нәтиҗәдә йорт яшәү өчен яраксызга әйләнде. Янгынның килеп чыгуы сәбәпләрен ачыклау максатында тикшерүләр алып барылды.
-
Казанда “Татсофт” тәрҗемә сервисы тәкъдим ителәчәк
Белгечләр сүзләренчә, бүгенге көндә ул сыйфат ягыннан иң яхшы тәрҗемә программасы.
-
Ноябрьдә ике көн өстәмә ял була
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне бәйрәм ителә.
-
День Организации Объединенных Наций (День ООН)
День Организации Объединенных Наций (United Nations Day), который ежегодно отмечается 24 октября, был провозглашен в октябре 1947 года резолюцией Генеральной Ассамблеи ООН (№ 168) и приурочен к годовщине вступления в силу в 1945 году Устава ООН.