Татарстан полигоннарында 8 млн тонна чүп-чар куярлык урын калган
Гамәлдәге полигоннарның ресурслары беткәч, яңа инфраструктура объектларын булдыруга ихтыяҗ туачак.
Татарстанда каты көнкүреш калдыклары полигоннарында 8 млн 18 мең тонна чүп-чар куярлык урын калган, бу биш ел файдалануга җитәрлек. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында "Хөкүмәт сәгате" кысаларында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әйтте.
Ул "Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү" темасына докладын тәкъдим итте. Республикада федераль реестрга кертелгән 48 полигон исәпләнә. "Бүген 40 полигонда гына урын бар. Кайберләренең тиешле лицензиясе юк. Экология министрлыгы белән эш алып барабыз. Якын арада лицензия алырбыз дип уйлыйм", - ди министр.
Ирек Фәйзуллин 2019-2021 елларда тулып сафтан чыгачак полигоннар исемлеге дә билгеле булуын әйтте. 2019 елда, ресурсы бетү сәбәпле, 9 полигон, 2020 елда 6 полигон, 2021 елда - 11, 2022 елда 23 полигон файдаланыштан чыгарылачак. Министр гамәлдәге полигоннарның ресурслары беткәч, яңа инфраструктура объектларын булдыруга ихтыяҗ тууын әйтте.
Чүп эшкәртү буенча алты объект төзү ниятләнә: Яшел Үзәндә көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы, Югары Ослан, Алексеевск, Арча, Алабуга, Лениногорскта. Калдыкларны икенчел әйләнешкә кертү максаты белән утилизация объектлары - Алексеевск, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск районнарында 5 экотехнопарк булдыру ниятләнә. Чүп ташу чыгымнарын киметү максатыннан, 39 чүп бушату станциясе булдырылачак.
Хәзерге вакытта Россиядә 1 млн халыклы шәһәрләрдә елына 400 мең тоннага кадәр чүп-чар җыела. Бер кешегә елына 300-400 кг чүп туры килә.
2014 елның 29 декабрендә Россия Президенты Владимир Путин чүп калдыклары белән эш итүдә реформага старт биргән федераль законны имзалый. Татарстанда каты көнкүреш калдыклар белән эш итү системасы өчен ике төбәк операторы җаваплы.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев