Переведенцев: Октябрь ахырына кадәр Казанда аномаль җылы һава торышы сакланачак
Бүген көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +11 градус булачак.
Октябрь ахырына кадәр Казанда аномаль җылы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итте КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев.
"Россия гидрометеоүзәк фаразлары буенча, ай ахырына кадәр башкалада аномаль җылы һава торышы сакланачак — +7 градустан югарырак. Көньяк-көнбатыш агымнары термометр күрсәткечләрен уртача күрсәткечләрдән югарырак тотып калуларын дәвам итәчәк. Октябрь җылы килде, җылы ункөнлек белән тәмамлана", — диде Юрий Переведенцев.
Пәнҗешәмбе көнне, 24 октябрьдә, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +11, градус булачак. Җомга көнне көндез бераз болытлы һава көтелә, явым-төшемсез: термометр баганалары +10 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә — +5 градуска кадәр.
26 октябрьдә көндезге сәгатьләрдә - +12, төнлә - +8 градус. Якшәмбе көнне һава +11 градуска кадәр җылыначак, төнлә +6 градус булыр дип көтелә.
Фото: архив/Михаил Захаров
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев