Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Китап сөючеләргә бүләк

Кукмара районы Чуллы авылы китапханәсендә Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саба районында яшәп иҗат итүче әдип Гөлсинә Галимуллина белән очрашуда катнашырга насыйп булды. Ул әдәбият сөючеләргә “Мәхәббәт аланы”, ”Ак бураннар аша”, ”Күгәрчен оя корганда” дигән һәм башка китаплары аша таныш. Һәр әсәре бай эчтәлекле, тирән уй-кичерешләр белән сугарылган,укучыны уйланырга мәҗбүр итә, бер үк вакытта якты өметләр дә уята.

«Геройларымның күбесе - тормышта күпне күргән, күпне кичергән, әмма сынмаган-сыгылмаган көчле хатын-кызлар,- дип башлады сүзен Гөлсинә ханым. - Әлбәттә, җурналист булып эшләгәндә туплаган багажым иҗат эшемдә бик булыша.Үзем дин канунннарын үтәп яшәгәнлектән, укучыларыма да яшәешнең асылын, тормыш кыйбласын  дөрес итеп күрсәтергә телим».

Гөлсинә ханым әсәрләренең язылу тарихы, геройларының прототиплары турында мавыктыргыч итеп сөйләде, очрашуга килгән авыл  кешеләренең соруларына җаваплар бирде.

Шуны да әйтергә кирәк, Гөлсинә Галимуллина - районыбызның китап сөючеләре өчен көтеп алынган кунак. Әле күптән түгел генә ул Кукмара үзәк китапханәсендә үткән кичәгә килгән иде. Мин үзем шуңа игьтибар иттем: очрашулар авыл китапханәсендә кечкенә генә төркем яки шәһәрдә зур күләмле аудитория өчен оештырыламы- анысы автор өчен мөһим түгел икән, ул барысына да бердәй җаваплылык белән карый. Әйтүемчә, аңа әсәрләрендәге геройлар һәм үзенең язу стиле турындагы фикерләрне ишетү мөһим. Мондый иҗат әһелләре һәм аларның әсәрләрен яратып укучылар булганда телебез, милләтебез яшәр, тарих төпкелендә югалып калмас, дип ышанам.

Фәния Рәхимова,

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләрҗсистемасы библиографы.

Фото: kukmor.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев