Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанның УНИКС командасы Европа Кубогында төркемдә икенче урынга чыкты

Европа Кубогы кысаларында узган матч «Баскет-холл»да 86:74 исәбе белән тәмамланды.

Казанның УНИКС командасы Испаниянең Бадалон шәһәренең әйдәп баручы баскетбол клубларыннан берсе булган «Ховентут»ны җиңде. Европа Кубогы кысаларында узган матч «Баскет-холл»да 86:74 исәбе белән тәмамланды.

УНИКС узган уен ярдәмендә С төркемендә икенче урынга күтәрелде. Бүген команданың нәтиҗәсе - 4 матчта 6 очко һәм  3 җиңү. Истанбулның «Дарюшшафак» клубы да турнир таблицасында шул ук уен күрсәткечләре белән  алдынгы булып тора. Сүз уңаеннан, казанлылар 30-нчы октябрьдә Европа Кубогы кысаларында Төркия клубы белән очрашачак.

26-нчы октябрьдә УНИКС ВТБ Бердәм лигасы кысаларында «Цмоки-Минск» командасы белән очрашачак. Казанда исә казанлыларның киләсе уены 6-нчы ноябрьдә генә булачак. Татарстан командасы уенчылары Европа Кубогында Италиянең «Брешия» командасыннан реванш алырга тырышачак, дип хәбәр ителә баскетбол клубы сайтында.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев