Казан урамнарында биш телдә аудиогидлар барлыкка килде
Турист кирәкле телне үзе сайлап ала.
Казан урамнарында татар, рус, инглиз, испан, кытай телләрендәге аудиогидлар барлыкка килде. Турист кирәкле телне үзе сайлап ала. Бу турыда "Вести Татарстана" телеканалы хәбәр итте.
Әлегә аудиогидлар Казан үзәгендәге объектлар турында гына сөйли. Тыңлау өчен, смартфонда кодлар сканлый торган кушымта булырга тиеш.
Татарстан башкаласындагы 20 объект бу гидка кергән. Киләчәктә Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре өчен дә аудиогидлар булдыру планлаштырыла, дип әйтә оештыручылар.
Фото: https://pixabay.com | seamor
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев