Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан зооботаника бакчасының яңа өлеше - «Замбези елгасы» 21 декабрьдә ачыла

Олылар өчен билет бәясе – 300, балалар өчен 150 сум тәшкил итәчәк.

Казан зооботаника бакчасының яңа өлеше - «Замбези елгасы» 21 декабрьдә ачыла. Шул хактагы мәгълүмат зоопаркның Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырылган.

«Замбези елгасы» зоопаркы 21 декабрьдә тест режимында ачылачак», - дип хәбәр итә зоопаркның матбугат хезмәте.

Олылар өчен билет бәясе – 300, өч яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар һәм ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен 150 сум тәшкил итәчәк.

Моңа кадәр билгеле булганча, «Замбези елгасы»ның рәсми сайтында зоопаркта үткәреләчәк Чыршы бәйрәмнәренә билетлар сата башлаганнар.

Казан зооботаника бакчасын яңарту һәм киңәйтү проекты кысаларында зоопаркның беренче чиратында төзелеш эшләре 2015 елда башланды. Зоопаркның икенче чиратында эшләр 2020 елның беренче кварталында башланып китәчәк.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев