Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 2 яшьлек малай коега төшеп үлгән

Казанның Мирный бистәсендә 2 яшьлек малай ачык коега төшеп үлгән, дип хәбәр итә бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Кечкенә бала юлыккан хәл турында хәбәр кичә 20 сәгать 8 минутта 112 системасы буенча килеп ирешкән. Шушы урынга килгән янгын бүлекчәләре баланың шәхси йорт ишегалдында...

Казанның Мирный бистәсендә 2 яшьлек малай ачык коега төшеп үлгән, дип хәбәр итә бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кечкенә бала юлыккан хәл турында хәбәр кичә 20 сәгать 8 минутта 112 системасы буенча килеп ирешкән. Шушы урынга килгән янгын бүлекчәләре баланың шәхси йорт ишегалдында ата-анасыннан башка уйнап йөрүен ачыклаган. Комлык белән янәшә тирәнлеге 3 м тәшкил иткән кое ачык булган. Малай шунда төшеп киткән, аның юкка чыгуын ата-анасы 20 минуттан гына абайлап алган. Баланы коедан шаһитлар тартып чыгара һәм, ул Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелә. Баланың алган җәрәхәтләре җитди булганлыктан, табиблар аны коткарып калуга ирешә алмаган - 22 сәгатьтә бала җан биргән.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев