Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда балалар бакчасы тәрбиячесен үтергәннәр [фото]

Фаҗига башкаланың Хороводная урамында була. Казанда йорт басарга кергән караклар 67 яшьлек хуҗабикәне үтереп чыккан. Хатын гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән һәм тиздән пенсиягә китәргә җыенган. Хатын-кыз шимбәдән якшәмбе кичендә үтерелгән. Әмма аның үлеме турында кичә генә билгеле булды. Ялларда ул авылга туганнары янына Корбан гаетенә кайта һәм...

Фаҗига башкаланың Хороводная урамында була.

Казанда йорт басарга кергән караклар 67 яшьлек хуҗабикәне үтереп чыккан. Хатын гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән һәм тиздән пенсиягә китәргә җыенган.

Хатын-кыз шимбәдән якшәмбе кичендә үтерелгән. Әмма аның үлеме турында кичә генә билгеле булды. Ялларда ул авылга туганнары янына Корбан гаетенә кайта һәм кич килә. Сишәмбе көнне эшкә чыкмагач, хезмәттәшләре хатынның улына шалтырата. Әнисенең хәлен белергә килгән улы йортта анасының мәетенә тап була.

Беренче мәгълүматлар буенча, караклар хатынның йортына кереп аны кыйнаган, пычак кулланулары да ихтимал. Өйдә һәр нәрсәнең асты өскә килгән, әмма нәрсә югалганы әлегә билгеле түгел.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев