Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда ир-атлар өчен «I'MAN» проекты башланып китте

Бу яңа уникаль проект ир-атлар аудиториясенең күпсанлы сораулары буенча булдырылды.

Казанда ир-атлар өчен «I'MAN» проекты башланып китте. Галиев мәчетендә беренче очрашу – проектта катнашучылар белән танышу узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бу яңа уникаль проект ир-атлар аудиториясенең күпсанлы сораулары буенча булдырылды. Беренче утырышка Ислам дине кысаларында шәхси һәм рухи яктан үсәргә әзер 50-гә якын кеше килде. Алар белән ачыктан-ачык сөйләшүгә имам Зәкәрия хәзрәт Тимганов чакырылган иде. Ул мөэмин мөселманнарның сыйфатлары турында сөйләде, үз-үзең өстендә эшләү өчен дөрес ният булдырырга киңәш итте.

Беренче утырыш барышында егетләр Исламның хәзерге ир-ат тормышында булу дәрәҗәсе мәсьәләсен карадылар: мөселманның омтылышлары, номиналь һәм традицион Исламның аерымлыклары, югары дәрәҗәдә гыйбадәт кылу билгеләре, яхшы әхлак тәрбияләү, Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ үрнәге, үз-үзеңне танып белү һәм башкалар.

«I'MAN» проекты кысаларында ир-атлар өчен атна саен очрашулар уздырылачак. Алар Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк. Күренекле хәзрәтләр проектта катнашучыларга көндәлек тормышның барлык өлкәләрен дә диярлек җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ Сөннәте турындагы белемнәрне киңәйтү, чын мөселманга хас әхлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан котылу ысуллары турында сөйләячәк.

Фото: dumrt.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев