Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Китап-фест» әдәби фестивале узачак

8 нче июньдә Казанның «Черек күл» паркында традицион «Китап-фест» әдәби фестивале узачак.

Бәйрәмдә La Primavera Казан камера оркестры чыгыш ясаячак, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Фестивальдә мастер-класслар оештырылачак, аларда барлык теләүчеләр дә китап кыстыргыч, буклет яки открытка ясый алачак. Шәһәр халкы тәгәрмәчле китапханәдә иң яхшы басмалар белән танышачак, җәйге уку залында шулай ук китаплар һәм журналлар тәкъдим ителәчәк. Фестивальгә буккросинг акциясе кысаларында үз китабың белән килергә һәм аны башка китапка алыштырырга мөмкин булачак. Моннан тыш, паркта «Татар китап нәшрияты» һәм «Юлбасма» нәшрияты продукцияләре күргәзмә-сату эше оештырылачак.

Фестивальгә килүчеләр өчен «Балалар мәйданчыгы» аллеясы ачылачак. Анда интерактив интеллектуаль уеннар, балалар әкиятләрен рольләргә бүлеп уку, әдәби викториналар һәм квестлар оештырылачак.

Чыганак :http://idel-tat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев