Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда ком казучылар тоткарланган [+фото]

Казанның Юдино бистәсендә законсыз рәвештә ком казып чыгару белән шөгыльләнгәннәр. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экология күзәтчелеге инспекторлары Казанның Юдино бистәсендә җир асты байлыкларын лицензиясез файдалану очрагын ачыклады. Бу очрак хакында экологларга шунда яшәүче бер кеше хәбәр иткән. Комны Революция урамында урнашкан сәнәгать базасы территориясендә чыгарып ятканнар. Экологлар...

Казанның Юдино бистәсендә законсыз рәвештә ком казып чыгару белән шөгыльләнгәннәр.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экология күзәтчелеге инспекторлары Казанның Юдино бистәсендә җир асты байлыкларын лицензиясез файдалану очрагын ачыклады. Бу очрак хакында экологларга шунда яшәүче бер кеше хәбәр иткән. Комны Революция урамында урнашкан сәнәгать базасы территориясендә чыгарып ятканнар. Экологлар бу урында экскаватор һәм 8 «КАМАЗ» йөк машинасын тоткарлады. Хәзер бу законсыз эшне корган кешене һәм табигатькә салынган зыянны ачыклау бара.
Билгеле булганча, Татарстанда карьерларны законсыз эшкәртү, табигатьне пычрату очракларына юлыккан һәркемнән тиз арада экологларга хәбәр итәргә сорала. Бу хәлне дәлилләүче фото яки видео материалны Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына (е-mail: eco.signal@tatar.ru), республиканың «Халык контроле» системасына җибәрергә кирәк. Закон бозу очрагы ачыкланса, мәгълүмат җиткергән кешегә министрлык акча түли.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев