Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда коткаручылар 12 һәм 13 яшьлек югалган кызларны эзли

Кызлар Дубрава экологик паркы янындагы урманга гөмбә җыярга киткән һәм шуннан кайтмаган. (Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда 12 һәм 13 яшьлек ике кыз Дубрава экологик паркы янындагы урман полосасына гөмбә җыярга киткән һәм югалган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр...

Кызлар Дубрава экологик паркы янындагы урманга гөмбә җыярга киткән һәм шуннан кайтмаган.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда 12 һәм 13 яшьлек ике кыз Дубрава экологик паркы янындагы урман полосасына гөмбә җыярга киткән һәм югалган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу хакта хәбәр бердәм 112 хезмәтенә кичә кич алынган. Хәбәр итүче хатын-кыз белдерүенчә, кызлар белән элемтә югалган, аларның мобиль телефоннары сүндерелгән.
Урынга Казан коткаручылары киткән. Эзләү барышында кызлар өйләренә үзләре кайтып кергән, телефоннары сүнү сәбәпле, сөйләшә алмаганнар.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев