Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда кызларны фахишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткән җинаятьчел төркем әгъзаларын хөкем итәләр

Урланган кызларны фахишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткән җинаятьчел төркемдә катнашучыларга карата җинаять эше Татарстан Югары судына тапшырылган. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомство мәгълүматларына караганда, җинаять җаваплылыгына 6 кеше тартылган.

Җинаять эшләүдә рольләре һәм катнашу дәрәҗәләренә карамастан, алар фахишәлек белән шөгыльләнүне оештыру, фахишәлек белән шөгыльләнү өчен җәлеп итү, кеше урлау, көчләү, сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре, көмәнле хатын-кызны урлау һәм үз-үзенә кул салуга җиткерүдә гаепләнәләр.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2006-2009 елларда А.Эбель һәм җинаятьчел төркемнең башка әгъзалары, зур хезмәт хакы вәгъдә итеп, күрше төбәкләрдән килгән кызларны фахишәлек белән шөгыльләнүгә җәлеп иткәннәр. Физик көч кулланып һәм янап, алардан сексуаль хезмәтләр күрсәтүләрен дәвам итүне таләп иткәннәр.
Моннан тыш, фахишәлек белән шөгыльләнүне туктату мөмкинлеге өчен, шулай ук көч куллану белән янап, җинаятьчеләр кызлардан акча алган һәм бурычлары турында расписка ясарга мәҗбүр иткән.
2006 һәм 2008 елларда оештырылган төркем әгъзалары ике кызны урлаганнар, фахишәлекне дәвам итәргә мәҗбүр итү максатыннан, аларны озак вакыт гаражда тотканнар. Моннан тыш, зыян күрүчеләрне көчләгәннәр, нәтиҗәдә, кызларның берсе үз-үзенә кул салмакчы булган.
Бу чорда фахишәлек белән шөгыльләнүгә дүрт кыз җәлеп ителгән, шул исәптән - балигъ булмаган бер кыз.
Бу затлар гаепләрен танымаган, алар барысы да сак астында.
Җинаятьчел төркемгә башка затлар да кергән. Аларның кайберләре хөкем ителгән.
matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев