Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Росгвардия оркестры ветераннар өчен сугыш елларындагы көйләрне башкарды

Беренчеләрдән булып фронтовик Тәлгать Янбәковны тәбрик иттеләр.

Кичә Татарстан башкаласында Росгвардиянең «Ветеран йорты янында парад» акциясе башланды. Беренчеләрдән булып фронтовик Тәлгать Янбәковны тәбрик иттеләр. Ветеран росгвардиячеләрне орден-медальләр белән бизәлгән кительдән каршы алды.


Оркестр ветеран хөрмәтенә сугыш елларындагы көйләрне уйнады, волонтерлар һәм яшь патриотлар исә шигырьләр укыды, фронт җырларын башкарды. Чара спецназ сугышчылары взводының парад маршы белән төгәлләнде.


Үз чиратында, ветеран көтелмәгән әлеге бүләк өчен рәхмәт белдерде, сугышка бәйле хатирәләрен яңартты, яшьләргә үз Ватаннарын яратырга һәм тыныч күк йөзен күз карасыдай сакларга кушты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев