Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Шәһәр көнендә Альберт Нурминский һәм «Аигел» дуэты чыгыш ясаячак

Быел Казанның 1014 еллыгы билгеләп үтелә.

30 августта Казан Кремлендә TAT CULT FEST шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивалендә «Аигел» дуэты һәм репер Альберт Нурминский хедлайнерлар булачак. Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов Мэриядә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта әйтте.

Шәһәр көне Казан ратушасында шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшыру, Шәһәрнең мактау китабында язмалар калдыру белән башлана. «Быел Казан үзенең 1014 еллыгын билгеләп үтәчәк. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары игътибарына бай эчтәлекле бәйрәм программасы тәкъдим итәбез», - диде ул. 

11.00 сәгатьтә Горький паркында балалар өчен «Иске парк хәзинәләре» дигән бәйрәм оештырыла. Нәни кунакларны һәм аларның әти-әниләрен биредә 8 тематик уен мәйданчыгы көтә.

Көн уртасында Әпсәләмов урамында «Ак чәчәкләр» паркының икенче чираты ачылачак. Әлеге уңайдан паркта күңел ачу программасы оештырыла. Анда «Төп геройлар» балалар фестивалендә катнашучылар һ.б. чыгыш ясаячак.

12.30 сәгатьтә 1000 еллык паркында Kazan city racing автомототамашасы, ә 13.00 сәгатьтә Камал театры янында «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр фестивалендә катнашучылар концерты оештырыла.

17.00 сәгатьтә «Казан» Гаилә үзәге янында концерт программасы башлана. Сәхнәдә татар һәм Россия эстрадасы йолдызлары FEDUK, Лэйна, POMPEYA һәм Рондо төркемнәре һ.б. чыгыш ясаячак. Программа 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев