Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Шәригать кануннары буенча фатир сатып алып булачак

Татарстан башкаласында үзенчәлекле яңа программа эшли башлады.

Казанда Шәригать кануннары буенча рассрочкага яңа йортлардан фатир сатып алу буенча үзенчәлекле программа эшли башлады. 
 
Яңа программада ипотека кредиты һәм процент дигән төшенчәләр юк. Бу программаны булдыру инициативасы Татарстанның бер төзелеш оешмасыныкы. 
 
ТР Росреестры мәгълүматлары буенча, 2017 елда төзелештә өлешләп катнашу буенча 16 820 килешү теркәлгән. Шуларның 60 проценты ипотека буенча.  Мәгълүм булганча, Ислам кагыйдәләре буенча, процентлар куллану тыела. Торак сатып алырга теләгән, әмма фатирның тулы бәясен түләргә кирәк кадәр акчасы булмаган мөселманнар кыен хәлдә кала. Бер яктан ипотека - Шәригать кануннарын бозу, икенче яктан гаиләне торак белән тәэмин итәргә кирәк. 
 
Ислам - хәрәкәтчән рәвештә үсештә булган дин, ул ел саен үсеш кичерә. Экспертлар фаразлавынча, киләсе 20 елда дөньяда мөселманнар саны 1,5 процентка артачак. Мондый тенденцияләр шартларында 20 елдан мөселманнар саны 2,2 млрд кешегә җитәчәк. Казанда гына да Ислам дине тарафдары булуын 50 проценттан артык кеше (500 мең кеше) раслады. Шуңа да бу төркемгә кергән кешеләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе аеруча да кискен тора.
 
Рассрочка буенча яңа программа, төзелеш оешмасы ярдәме белән, Шәригать кагыйдәләре буенча торак сатып алуда керемнәрне кертү буенча финанс  коралы булдыруга ярдәм итте. 
 
Исегезгә төшерәбез: мөселманнарның торак сатып алу мәсьәләсе буенча фикер алышу быелның февраль аенда, Казан федераль университеты базасында түгәрәк өстәл кысаларында  төрле ил вәкилләре катнашында булды. Очрашуда мөселман дине өлкәсендә Россия һәм чит ил белгечләре катнашты. Малайзия, Казахстан һәм Нидерланды кебек илләрдә бу мәсьәлә шулай ук актив рәвештә чишелү дәрәҗәсендә. Түгәрәк өстәл вакытында әлеге ил экспертлары тәҗрибәләре белән уртаклашты.
 
* Программа "АЛЬ-МИЗАН" мөселман эшмәкәрләргә хокукый ярдәм күрсәтү үзәге нигезендә гамәлгә ашырыла. Нәтиҗә 1/18 17.04.2018 елдан алып. 
 

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев