Казанда температура рекорды куелган
Кичә Казанда чираттагы тапкыр температура рекорды куелган.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 24 августта башкалада максималь һава температурасы 34,9 градуска җиткән. Бу алдагы - 1940 елның 24 августында куелган рекордтан 0,2 градуска югарырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев